Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Елның иң яхшы социаль проекты» социаль эшкуарлык өлкәсендәге VII Бөтенроссия проектлар конкурсына йомгак ясады. Коммерцияле булмаган оешманың өлкәннәрне карау өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль проекты номинациясендә Татарстан Республикасы проекты җиңде.
Социаль эшкуарлык конкурсында катнашу өчен бөтен илдән 2000 нән артык гариза бирелгән. Федераль һәм төбәк этапларда жюри 2021 елда үзен яхшы яктан күрсәткән социаль әһәмиятле проектларны бәяләде.
Конкурста кече һәм урта бизнес субъектлары өчен 8 номинация, коммерцияле булмаган оешмалар секторы өчен 4 номинация, шулай ук партнерлардан махсус номинацияләр тәкъдим ителде.
Татарстаннан «Содействие» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Полина Петрова«Сиделка» хезмәте күрсәтү проекты белән «Өлкәннәрне карау өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы социаль проекты» номинациясендә җиңү яулады.
Проект өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның тормыш итү сыйфатын хезмәт күрсәтү комплексы хисабына күтәрүгә һәм аларга өй шартларында максималь озак яшәү өчен шартлар тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ярдәм өлкән яшьтәге гражданнарга, мөстәкыйль хезмәт күрсәтү сәләтен сизелерлек һәм бөтенләй югалткан, көн дәвамында озак вакытка кайгыртуга мохтаҗ булган гражданнарга бирелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда конкурсның төбәк этабы «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан үткәрелде.
РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова билгеләп үткәнчә, Социаль өлкәнең инновацияләр үзәкләре булдырылган төбәкләрдә системалы эш алып барыла һәм социаль эшкуарлар саны арта, бу, әлбәттә, аларны конкурста катнашуга җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Конкурста катнашу өчен ничек гариза бирергә һәм аны әзерләүдә ярдәм алырга «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры +7 (843) 524-90-90буенча белергә була.