Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган эшкуарларга салым түләүне кичектереп тору һәм кредит каникуллары биреләчәк. Әлеге һәм башка ярдәм чаралары өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады эшчәнлеген тәэмин итү буенча беренчел чаралар планына кергән. Аны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслады.
Юстиция министрлыгы һәм Оборона министрлыгы Федераль закон проектын эшләячәк, аның нигезендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар бизнес милекчесе булып кала алачак. Хәзер хәрбиләргә шәхсән яки ышанычлы затлар аша эшкуарлык белән шөгыльләнү тыела.
Мондый акт кабул ителгәннән соң, Оборона министрлыгы һәм Генераль штаб мобилизацияләнгәннәргә яңа җитәкчегә ышаныч кәгазен рәсмиләштерү һәм эшне тапшыру өчен биш көнлек вакыт бирә торган ведомство документлары чыгарачак. Бу чара шәхси эшкуарларга, шулай ук кече һәм урта предприятиеләр (КУЭ) җитәкчеләренә аеруча кирәк.
Хәрби хезмәткә чакырылган эшкуарлар өчен салымнар, иминият кертемнәре һәм башка мәҗбүри түләүләр вакытын озайтачаклар. Шулай ук алар өчен планда салымнар буенча декларацияләрне, иминият кертемнәре буенча хисапларны һәм башка хисапларны тапшыру вакытын күчерү каралган.
Эшкуарлар кредит каникулларына хокук алачак. Тиешле Федераль закон Финанс министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Банкы һәм Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе тарафыннан эшләнәчәк.
Моннан тыш, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хезмәткәрләргә аларда булган рөхсәтләрнең (мәсәлән, аттестацияләрнең) гамәлдә булу вакыты гадиләштерелгән тәртиптә, белемнәрне, осталыкларны һәм башка процедураларны бәяләмичә озайтылачак.
Әгәр мобилизацияләнгән эшкуар товарлар китерү, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтүгә контрактның вакытында үтәлешен тәэмин итә алмаса, аның шартлары үзгәрергә мөмкин. Бизнес вәкилләренә шулай ук штраф санкцияләре дә, шул исәптән намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертү дә кулланылмаячак. Норма 2023 ел ахырына кадәр төзеләчәк барлык контрактларга кагылачак. Бу турыда Хөкүмәт карары 17 октябрьгә әзер булырга тиеш.
Күрсәтелгән ярдәм чаралары өлешчә мобилизация турындагы Указ гамәлдә булган вакытка кабул ителәчәк.