Агымдагы елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары уздырылды, аның кысаларында 2023 – 2025 елларга Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы һәм 2023 елга, 2024 – 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты каралды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2023 – 2025 елларга Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрларын тәкъдим итте.
Республика фаразын формалаштыру икътисад үсешендә югары билгесезлек шартларында үткәрелде, ул күбесенчә геосәяси факторлар белән билгеләнә. Моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертү ил икътисады үсешендә зур чикләүләр бирә.
Аларның йогынтысын киметү максатларында оператив рәвештә федераль дәрәҗәдә Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Аны гамәлгә ашыру кысаларында: федераль исемлеккә кертелгән система барлыкка китерүче оешмалар әйләнеш акчаларын тулыландыруга 40 млрд сумнан артык ташламалы кредит алдылар; кече һәм урта бизнес предприятиеләре якынча 60 млрд сум күләмендә хупланды.
Республикада Татарстан Республикасының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планы расланды. Республиканың Оператив штабы эше кысаларында предприятиеләрнең күчмә чаралар һәм эшче төркем эшчәнлеге кысаларында ачыклана торган проблемалы мәсьәләләре буенча тиешле чаралар күрелә.
Республика предприятиеләре тарафыннан шулай ук яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистика чылбырларын үзгәртеп кору, яңа сату базарларын эзләү, импортны алыштыру буенча чаралар күрә.
2023 – 2025 елларда тулай төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 100,8-103,2 %, сәнәгать җитештерүе индексы – 100,7-103,5 % дәрәҗәсендә фаразлана, тармак дәүләт программасы нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 101,8 % дәрәҗәсендә каралган.
Республиканың төзелеш комплексында фаразлау чорында подряд эшләре күләме үсеше 100-100,1 % дәрәҗәсендә көтелә.
Кулланучылар базарында уртача срокларда ваклап сату әйләнеше 102,4-104,0 %, җәмәгать туклануы 102,0-103,0% дәрәҗәсендә фаразлана.
Министр билгеләп үткәнчә, фаразлауны тәэмин итүнең төп факторларыннан берсе – инвестиция проектларын гамәлгә ашыру. 2023 – 2025 елларда төп капиталга инвестицияләр күләме үсеше 100,2-103,4 % дәрәҗәсендә фаразлана.
Хәзерге шартларда Россия инвесторлары һәм дустанә илләрдән инвесторларның инвестиция активлыгын стимуллаштыру өчен, инвестиция климатын яхшырту буенча даими рәвештә нәтиҗәле эшне дәвам итәргә кирәк. Бизнес өчен уңайлы шартлар тудыру белән беррәттән, инвестицияләрне стимуллаштыру өчен булган ярдәм чараларын – капитал салуны саклау һәм кызыксындыру килешүе механизмы, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 октябрендәге 1119 номерлы карары кысаларында индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм махсус икътисади зоналар инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү чыгымнарын каплау кебек чараларны куллану мөһим.
Инвестицияләр үсешенең факторы булып моношәһәрләр территорияләрендә, шул исәптән алгарышлы үсеш территорияләрдә инвестиция проектларын, моношәһәрләрне үстерү буенча ВЭБ.РФга ярдәм итү чараларын тормышка ашыру тора.
Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын тәэмин итү өчен кече һәм урта эшкуарлыкка мөһим роль бирелә. Үзмәшгульләр институты кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эш белән тәэмин ителеше саны буенча планны үтәүгә зур өлеш кертә.
Республика маркетинг үзәге аша җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗны стимуллаштыру кече һәм урта бизнес үсешенең мөһим факторы булып тора. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, якынча 3,7 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты ресурс ярдәмендә 131,3 млрд сум күләмендә табыш алган.
Эш белән тәэмин итү үсешенең төп резервы – муниципаль сәнәгать паркларын үстерү. Беренче яртыеллыкта, республика салым ташламаларыннан файдалануны исәпкә алып, сәнәгать паркларын үстерүнең гамәлгә ашырыла торган концепциясе нәтиҗәсендә, аларның тулылануында үсеш күзәтелә, яңа резидентлар җәлеп ителә, эшләүчеләр саны арта.
2023 елда кече һәм урта бизнес чараларына өстәмә әлеге ярдәм чараларының кирәклеге һәм нәтиҗәлелеге белән бәйле рәвештә микрозаемнар, поручительлекләр өчен финанслау планлаштырыла.
Республиканың социаль-икътисади үсешенең куелган максатларына ирешүнең мөһим инструментларыннан берсе булып илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыру тора. 2022 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект кысаларында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларга 36,1 млрд сум күләмендә лимит билгеләнде.