Мидхәт Шаһиәхмәтов яңа ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча банк вәкилләре белән очрашу уздырды

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республиканың кредит оешмалары белән инвестиция максатларына еллык 3 – 4,5 % лы ташламалы кредит бирү буенча яңа программаны гамәлгә ашыруга әзерлек турында фикер алышты. Очрашуга Татарстанда программаны тормышка ашыруда катнашучы 18 банк чакырылган иде. Дискуссия режимында Сбербанк, ВТБ, Ак Барс Банк, Промсвязьбанк һ. б. чыгыш ясады.  

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче банклар вәкилләре белән бизнеска ярдәм итүнең яңа программасында Татарстан эшкуарларының максималь катнашуын тәэмин итү өчен уртак эшне синхронлау буенча очрашу уздырды. 

Кредит оешмалары вәкилләре банк кредитлавы базарындагы вәзгыять, КУЭ субъектларына ташламалы Федераль кредит бирү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм инвестиция максатларына 3-4,5 % лы ташламалы кредит бирү буенча яңа программада катнашу перспективалары турында сөйләделәр. 

Хәзерге вакытта ил алдында икътисадны структуралы үзгәртеп кору, аны модернизацияләү, технологик суверенитетка ирешү һәм халыкара икътисади элемтәләрне яңадан кору буенча зур бурычлар торуы билгеләп үтелде. Моннан чыгып, яңа программа яңа җитештерүләр булдыруга, уртача сроклы һәм озак сроклы бизнес үсешенә юнәлдерелгән.

Эшкәртү җитештерүе, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы өлкәсендәге кече һәм урта предприятиеләргә инвестиция максатларына кредитлар биреләчәк. Урта бизнес өчен ставкалар — 3 %, кече һәм микробизнес өчен – 4,5 % тәшкил итәчәк. Кредит бирүнең ташламалы чоры – 3 ел. Кредит суммасы: 50 млн нан 1 млрд сумга кадәр. Программада катнашу өчен барлыгы 48 банк сайлап алынган, шуларның 18 е Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән. Тулырак мәгълүматны сылтмасы белән кереп карарга мөмкин.

Министр кредит оешмаларын тиешле продуктларны мөмкин кадәр оператив эшләргә һәм эшкуарлардан гаризалар кабул итү эшен башларга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International