Татарстан эшкуарлары үз бизнесларын бушлай эшли алалар

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

1 июльдән 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан төбәк эшкуарлары өчен «Бизнесны алга җибәрү» комплекслы белем бирү программасы тормышка ашырыла.

Белем бирү курсы 7 блоктан тора: һәр темага 3 әр дәрес, барлык мәгълүмат «GetCourse» белем бирү платформасында урнаштырылган.

Программа Unit-икътисад һәм HADI-циклларга өйрәтүне үз эченә ала, исәпкә алынмаган чыгымнарны ачыкларга, даими һәм алмаш чыгымнарны билгеләргә, сатуларны ничек арттырырга, өстәмә сату каналларын сайларга һәм билгеләргә, каналлар эчендә персонал һәм хезмәткәрләр белән эшләргә һәм штатны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Укыту программасына кризис шартларында базарны анализлау, бизнесны җәелдерү, инвестицияләр җәлеп итү инструментлары һ.б. керә.

Укытучылар сыйфатында Татарстан Республикасы эксперт-практиклары һәм эшкуарлары чыгыш ясаячак. Марина Степанова – заводның гамәлдәге HRD (200 дән артык хезмәткәр); Шәкүров Раил – бизнес-процессларны төзү һәм оптимальләштерү буенча эксперт, үз клиентларына предприятиеләрнең 50 миллион сумнан артык югалган табышын янга калдырган, Сергей Петров – проектларга шәхси инвесторлардан һәм дәүләт органнарыннан 30 миллион сумнан артык инвестицияләр җәлеп иткән эшкуар.

Программаның төп үзенчәлекләре: мастермайнд форматындагы дәресләр үткәрү – кечкенә төркемдә аудитор курста катнашучыларның бизнесын тикшерәчәк һәм проектның үсеш зоналарын ачыклаячак, бизнесны үстерү өчен индивидуаль инструментлар пакеты формалаштырачак – CRM-системаны тоташтыру/киңәйтү, чат-бот булдыру, roistat үтә күренмәле аналитикасын кертү, таргетолог/маркетолог консультациясе һ.б.; гамәлдәге эшкуарлар өчен файдалы 20 дән артык чек-лист.

Катнашу өчен гаризаны https://bizaudit16.ru/ сылтамасы буенча калдырырга мөмкин.

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Микрокредит компаниясе КБО «Минем бизнес» Үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International