Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мәйданчыгында, ведомство тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр һәм процедуралар турында фикер алышу өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре белән адреслы очрашу узды. Сүз милек хокукын кадастр исәбенә кую һәм теркәү турында барды.
Очрашуга, шулай ук, күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документларны рәсмиләштергәндә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән турыдан-туры элемтәдә торган төрле структуралар һәм ведомстволар вәкилләре чакырылган иде.
Чараны ачып, ТР икътисад министры урынбасары Динар Шакиров очрашуның төп максатын билгеләде: «Без Татарстан Республикасында бизнес алып бару өчен иң яхшы шартлар тудырылуын телибез. Бүген без эшмәкәрләр һәм муниципалитетлар белән милек хокукын теркәү һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә куюның уртача вакыты турында фикер алышырга телибез. Без хезмәттән файдаланучыларның – кече һәм урта бизнес вәкилләренең безгә регионда инвестклиматны яхшырту буенча уртак карарлар эшләргә ярдәм итәчәк тәкъдимнәрен ишетергә әзер».
Үз чиратында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Арсланов үзенең сәламләү сүзендә шулай ук фикернең һәм эшмәкәрләрдән кире элемтә алуның мөһимлеген ассызыклады:
«Безнең ведомство тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Моның өчен бу юнәлештә эшләүче махсус бүлек булдырылды. КУЭ вәкилләре өчен бездә локаль акт эшли, аның буенча мөрәҗәгатьләрне карау вакыты кыскартылган. Һәм безнең башка тәкъдимнәребез дә бар, алар, безнең фикеребезчә, хезмәтләрнең сыйфатын яхшырта алачак. Алга таба нәтиҗәле идарә карарларын кабул итү өчен, процесста катнашучылар белән уртак эш алып барырга кирәк.»
Татарстан Росреестрында эшләнгән чаралар – милек хокукын дәүләт теркәве срокларын кыскарту, бу хакта смс-мәгълүмат бирүне эшләтеп җибәрү, телеграм-каналда чат-ботта күрсәтелгән хезмәтне бәяләү өчен сораштыру үткәрү һәм башкалар – нәтиҗәле булып чыкты, әмма алга таба хезмәт күрсәтүне камилләштерү өчен бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үттеләр.
Инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләти теркәү бүлеге башлыгы Александра Абдуллина еш кына процедураны озакка сузу процессы күчемсез милекне кадастр исәбенә кую өчен кирәкле документларны теркәү алдыннан әзерләү вакытында барлыкка килүен аңлатты.
Проблеманы хәл итү – кадастр исәбенә кую процедураларының санын һәм вакытын кыскарту өчен Татарстан Росреестрында җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать иткәндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тәңгәлләштерергә, муниципалитетларга электрон каналлар буенча җир кишәрлеген Татарстан Росреестрына кадастр исәбенә кую турында гаризаларны мөстәкыйль рәвештә җибәрергә тәкъдим итәләр.
Шулай ук Татарстан Росреестрында хәбәр ителгәнчә, КУЭ вәкилләре өчен теркәүнең кыскартылган вакыты Татарстанда беренче генә ел гына эшләмәсә дә, барлык эшкуарлар дә бу хакта белми һәм документларны гариза бирүчеләрнең гомуми агымында КФҮгә тапшыра.
Татарстан Росреестрында төбәк инвестиция климатын яхшыртуга барлык кызыксынучы затларны җәлеп итеп, мондый форматтагы чараларны даими рәвештә үткәрү планлаштырыла.