Татарстан эшкуарлары контроль органнарының профилактик визитларын уңай бәялиләр

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. Июль аенда бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар сораштырылды.

Агымдагы елда Татарстанда 310 профилактик визит оештырылган инде. Контроль органнары белән эшләүнең мондый форматы ТР Икътисад министрлыгы һәм республиканың бизнес вәкилләре тарафыннан уңай бәяләмәләр алды. 

Респондентлар арасында «Көнгерә мәктәбе» шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе директоры Шепелина Елена да бар. Шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кешеләр күп була торган һәм территориаль яктан тиз үсә торган куркыныч табигать күренешләре – урман янгыннары барлыкка килү куркынычы булган объект булып тора.

2022 елның 25 июлендә «Көнгерә» балаларның иртә үсеш мәктәбенә Татарстан Республикасы буенча ГТХМ хезмәткәре профилактик визит белән килде. Ул эшкуарга законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү ысуллары, аларны бозуга китерә торган шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны бетерү турында мәгълүмат бирде, янгын чыгу мөмкинлеген һәм башка куркынычларны булдырмау буенча киңәшләр бирде.

Мәктәп директоры законнар таләпләрен, проблемалы мәсьәләләрне җентекләп аңлаткан визитны гади, әмма тикшерүче органнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү ысулы буларак бәяләде. 

Профилактик визит нәтиҗәләре буенча Шепелина Елена болай дип бәяләп үтте: «Профилактика коралы бизнесны яңа куркынычсызлык дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирде, ул безгә киләчәктә мөмкин булган куркынычларны ачыкларга һәм җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итәчәк. Инспектор мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча гади киңәшләр бирде, мөмкин булган проблемалы якларны ачыкларга ярдәм итте».

Исегезгә төшерәбез, профилактик визит, берничә сәгатьтән алып, бер көнгә кадәр дәвам итә, кимендә бер ел элек үз эшчәнлеген башлаган затка карата үткәрелә; яки эшчәнлеге гаять югары, югары һәм сизелерлек куркыныч категориясенә кертелгән контроль объектларына карата үткәрелә. Профилактик визит барышында алынган аңлатмалар тәкъдим итү характерына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International