500 мең сумга кадәр грантлар: Татарстан яшьләре дәүләттән үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме алачак

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

30 июльдә Казанда «Яшьләр эше» дигән бушлай белем бирү программасы старт ала: 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр эш башлаучы эшкуарлар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә бизнес ача һәм, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, ярты миллион сумга кадәр грант ала алачаклар.

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МКК нең «Минем бизнес» үзәге оештыра.

Укулар остазлар – бизнес милекчеләре һәм коучлар җитәкчелегендә узачак. Алар бизнес-проектларны тормышка ашыруда катнашучыларны эзләнү, идеяне бәяләү этабыннан алып эксперт комиссиясе каршында тәкъдир итүгә кадәр озата барачак. Үсеш потенциалы булган чыгарылыш укучылары 100 меңнән 500 меңгә кадәр дәүләт грант ярдәме алу мөмкинлегенә ия булачак. Финанслауны бинаны арендалауга яки ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга, паушаль түләүгә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм башкаларга юнәлдерергә мөмкин.

Программа бер айга исәпләнгән һәм 8 дәрестән тора: 6 көндезге чара һәм 2 се онлайн-форматта. Укытучылар Татарстан Республикасы һәм Мәскәү экспертлары, эшкуарлары булачак. Алар арасында Айдар Булатов – «Эшкуарлык фабрикасы» проектына нигез салучы, Михаил Кузнецов– «Tolstoywear» җитештерү берләшмәсенә нигез салучы, Регина Әхмәтова – "Mascot» СММ-агентлыгына нигез салучы һәм башкалар бар. Катнашучылар командаларда остазлар белән бергә эшләячәк. Өстәмә рәвештә релевант практикаларны өйрәнү өчен бизнес-иртәнге аш һәм предприятиеләргә экскурсияләр планлаштырылган.

30 көн эчендә катнашучылар бизнес-идеяләрне генерацияләргә, потенциаль кулланучылар ихтыяҗына булачак продуктның идеясен яки прототипын тестлау методы буенча максатчан аудитория белән эшләргә, үз хезмәтләрен яки продуктларын танытырга һәм сатарга, шәхси брендны үстерергә, бизнес-модельне исәпләргә һәм инвестицияләр җәлеп итәргә өйрәнәчәкләр. Укуларын уңышлы тәмамлаган барлык катнашучылар да эшкуарлык нигезләре буенча программа узу турында билгеләнгән үрнәктәге дипломнар алачак.

2022 ел ахырында чыгарылыш һәм проектларны яклау булачак, анда иң яхшы кейслар эксперт комиссиясе каршында тәкъдим ителәчәк.

Гаризаны https://delomolod.ru/ сылтамасы буенча калдырырга мөмкин.

Консультация алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International