2022 ел башыннан алып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды бизнеска 700 млн сумнан артык финанс ярдәме күрсәтте. Ташламалы финанслаудан 400 дән артык эшкуарлык субъекты файдаланган.
ТР Икътисад министрлыгы, үзгәреп торучы икътисади шартларны һәм эшкуарларның һәм эшлекле эксперт бергәлекләренең теләкләрен исәпкә алып, финанс программаларын камилләштерү өстендә даими эшли. Мәсәлән, РФ Үзәк банкының төп ставкасының соңгы кимүе белән бергә микрозаймнарның процент ставкалары күләме дә кимегән. Карар, Татарстанда бизнесны үстерү өчен, ташламалы финанслаудан файдалануны арттырырга мөмкинлек бирде.
Хәзер фонд портфелендә еллык 0,1 проценттан 5,5 процентка кадәр процент ставкасы белән 6 микрофинанс продукты бар. Микрозаймнар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен – социаль эшкуарларны, экспортерларны, үзмәшгульләрне, фермерларны, җитештерү предприятиеләрен һәм башкаларны колачлый.
Ташламалы микрофинанслау кече компанияләргә, микробизнеска һәм хәтта стартапларга ташламалы ставка буенча өч елдан да артык булмаган срокка 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Продуктларга ихтыяҗ турында сөйләсәк, хәзер бизнестан килгән гаризаларның күбесе, эшчәнлекнең юнәлешенә һәм заем финансларын җәлеп итү максатларына бәйсез рәвештә, барлык КУЭ субъектларына исәпләнгән «Ярдәм» программасы буенча. Шулай ук республиканың үзмәшгуль гражданнарыннан да гаризалар күп килә, алар өчен микрозайм шартлары еллык 5,5 % ташламалы ставканы күздә тота.
Кайбер микрофинанс продуктларының шартлары залог белән тәэмин ителешне күздә тота, микрозайм алу өчен үз залогы белән тәэмин ителмәгән эшкуарларга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды ярдәм күрсәтә. «Ярдәм итү – 2022» ташламалы гарантия продукты шулай ук республика чаралар пакетына кертелгән һәм беренче 6 айда комиссия түләвен бетерүне һәм поручительлекнең 6 ай узганнан соң гына алына торган 1 % тан 0,5 % ка кадәр киметелгән түләү ставкалы 70 млн сумга кадәр арттырылган суммасын күздә тота.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.