Юк кына хокук бозулар өчен эшкуарлар дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителмәячәк

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Кече һәм урта бизнесны үстерү турындагы законга (2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы) үзгәрешләр кертелде.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге кагыйдәләр буенча, әгәр КУЭ субъекты дәүләт ярдәмен алу тәртибен һәм шартларын бозган булса, ул аны кабат алу хокукын өч елга югалта.

Үзгәрешләр кертү, эшкуар ягыннан закон бозу аз булган һәм ярдәм күрсәтүче орган яки оешма белән килешенеп, билгеләнгән срокларда бетерелгән очракларда, тыюны 1 елга кадәр вакытка киметә.

Әгәр эшкуар ягыннан закон бозу акчаларны максатчан кулланмау яки дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү белән бәйле булса, дәүләт ярдәменә тыю элеккечә 3 ел тәшкил итәчәк.

Яңа нормалар 2022 елның 26 декабреннән үз көченә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International