ПХИФ кысаларында «Бөек Идел юлы» проекты буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

ПХИФ-2022 кысаларында Ростуризм һәм Идел буе федераль округының 5 субъекты – Татарстан, Чуашстан һәм Марий Эл Республикалары, Самара һәм Ульяновск өлкәләре арасында «Бөек Идел юлы» проектын үстерү буенча төбәкара килешүгә кул куелды.

Документка Ростуризм җитәкчесе Зәринә Догузова һәм Россиянең биш төбәге җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кул куйды. Документка кул кую тантанасында Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты.

Килешү бердәм мәгълүмати мохит булдыруга, аерым алганда, төбәкләрнең туристлык потенциалы һәм төбәкара проектны алга этәрү турында мәгълүмат бирергә, шулай ук елга буенча төбәкара пассажирлар йөртүне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш. «Идел юлы» проекты эчке туризмны үстерү һәм «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында яңа туристик инфраструктура булдыру максатларында гамәлгә ашырыла.

«Без Президент йөкләмәсен үтәү белән актив шөгыльләнүче субъектларга рәхмәтле. Безнең гражданнарга илебездә ял итү өчен менә дигән шартлар булу бик кирәк. Табигый шартлар конкуренциягә керми, илебез иң зур, иң матурлардан, барлык параметрлар буенча теләсә кайсы дөнья курортларыннан өстен. Безнең туристлар Россиядә ял итә алсын өчен, тиешле инфраструктура һәм маршрутлар булдыру эше генә калды. «Бөек Идел юлы» проекты Идел буе федераль округында төбәкара елга буенча пассажирлар йөртү системасын торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук, Иделдә актив һәм круиз ялын да кертеп, төрле туризм төрләрен үстерүгә ярдәм итә», - диде Дмитрий Чернышенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International