Эшкуар йорты Россия эшкуарлыгы көненә багышланган бәйрәм чараларына старт алган мәйданчыкка әверелде. Республика бизнесменнарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлады.
Кече һәм урта бизнес – республиканы һәм илне алга этәрүче икътисад нигезе. Хакимиятләрнең бурычы – бу хәрәкәткә мөмкин булган барлык юллар белән ярдәм итү. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эшкуарлары көне уңаеннан уздырылган очрашуда хәбәр итте.
«Эшкуарлар – безнең нигезебез. Безнең төп бурыч – куәтле урта сыйныф булдыру. Мондый сәләтле һәм үз-үзләрен тәэмин итә ала торган кешеләрдәге аерым сыйфатлар аларга, куркынычларга карамастан, гамәлләр кылырга һәм алга барырга мөмкинлек бирә. Һәм безнең бурыч – бу хәрәкәткә ярдәм итү», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикерен Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) Төбәк үсеше директоры Александр Смекалин дәвам итте, ул Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү, ил күләмендә җәелдерелә торган иң яхшы алдынгы тәҗрибәләрне формалаштыру эшендә югары казанышларын билгеләп үтте.
«Эшкуар үз тирәлегендәге тормышны үзгәртерлек ихтыяр көченә һәм энергиягә ия. Бу исә бик әһәмиятле. Сүз дә юк, күп нәрсә хакимият органнары һәм бизнесменнарның үзара аралашуына бәйле. Мондый нәтиҗәле хезмәттәшлек яңа, зур һәм бөек эшләр тудырырга мөмкин. Татарстан бу симбиозны, үзара аңлашуны дәлилли дә. Һәм бөтен ил тигезләнерлек нәтиҗәләр белән куандыра», – дип тәмамлады сүзен Смекалин.
Стратегик инициативалар агентлыгының Төбәк үсеше директоры республика бизнесының гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәрдар булу дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте – тулаем алганда, ул ил буенча уртачадан югарырак. Төбәк эшкуарлары бизнесны үстерү өчен гамәлдәге чаралардан нәтиҗәле файдаланалар.
Шулай ук Татарстан бизнеска административ басым түбән дәрәҗәдә булган төбәк дип танылды – республика бу күрсәткеч буенча ил субъектларының беренче бишлегенә керде.
Чара кысаларында республика эшкуарлары Татарстан Республикасы Президентына үз проектларын тәкъдир иттеләр һәм санкция басымы аркасында барлыкка килгән яңа икътисади шартларга уңышлы җайлашулары – Россия җитештерүе продукциясенә күчү, чит ил компанияләре киткәннән соң бушаган яңа урыннарны үзләштерү, бизнесны җәелдерү турында сөйләделәр.
Чарада катнашучылар шулай ук республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа формалары һәм гамәлдәге инструментларны модернизацияләү, шул исәптән микрозаймнар буенча процент ставкасын киметү, кирәкле кадрлар әзерләүдә ярдәм итү, маркетинг комплексларына чыгарга планлаштыручы эшкуарлар өчен «әзерләү конторалары» булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Россия эшкуарлары көне уңаеннан бәйрәм программасы республикада 29 майга кадәр дәвам итә. Башкала халкы һәм кунаклары шәһәр урамнарында уза торган чараларга кушыла, мастер-классларда катнаша, опен-маркетта җирле җитештерүчеләр продукциясен сатып ала, татар кухнясы ризыкларыннан авыз итә һәм күңел ачу программасын карый ала.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Бәйрәм программасын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды оештыра.