Татарстанлыларга социаль контракт буенча финанслауны җәлеп итәргә һәм бизнес-идеяне тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге социаль контракт буенча үз бизнесын яки ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә субсидия алырга җыенучы гражданнар өчен укыту программасында катнашуга гаризалар җыюны башлап җибәрә.

Социаль контракт буенча эшкуарлык эшчәнлеген ничек башларга?

1. Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәменә хокукны гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган* һәм мөлкәт белән тәэмин ителеш гаиләнең (гражданның) мөлкәт белән тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган вәкилләр алырга мөмкин**.

2. Эшкуарлык эшчәнлегенә социаль контрактлар, күп дигәндә 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләп, 12 айга кадәр төзелә.

3. Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында гаризаны социаль яклау бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәү яки тору урыны буенча бирергә мөмкин.

Шуннан соң, һичшиксез, Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгендә укулар узарга кирәк, анда катнашучыларга бизнес-план әзерләргә, аны социаль яклау төбәк органында комиссия алдында якларга һәм социаль контракт буенча финанслау алырга ярдәм итәчәкләр.

Укыту программасы 5 көн дәвамында берничә онлайн мастер-класстан гыйбарәт, аның кысаларында катнашучылар түбәндәге темалар буенча белем һәм күнекмәләр алачак:

  • бизнес-идеяләрне бәяләү;
  • базар һәм конкурентларны анализлау;
  • сату планын һәм җитештерү программасын әзерләү;
  • проект командасы;
  • бизнесның финанс аспектлары.

4. Социаль контрактка төп таләп – эшкуарлык эшчәнлеге алып бару һәм, социаль контрактның гамәлдә булу срогы чыккач, гражданның (гаилә гражданының) акча керемнәрен арттыру.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлекләренең урнашуы, эш графигы, белешмә телефоннары турында мәгълүмат mtsz.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

Башка сорауларны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының кайнар линия номеры 8 (843) 524- 90- 90 буенча бирергә мөмкин.

Белешмә өчен:

Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме – 11 724 сум, пенсионерлар өчен — 9 250 сум, балалар өчен — 10 433 сум. (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 11 декабрендәге 1211 номерлы карары белән, 2022 елга расланган).

* Татарстанда халыкның тиешле социаль-демографик төркемнәре өчен билгеләнгән;

** «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International