Икътисад министрлыгы 2025 елга кадәр социаль-икътисади үсеш фаразын формалаштыруга кереште

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды. Эшче төркем әгъзалары тарафыннан социаль-икътисади үсеш фаразын формалаштыру өчен сценар шартлар, инвестиция эшчәнлеге, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары каралды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем әгъзаларының игътибарын республиканың тотрыклы үсешен һәм барлык программаларны үтәүне тәэмин итү өчен социаль-икътисади үсеш фаразын формалаштыруда министрлык һәм предприятие башлыкларының, җитәкчеләренең шәхси катнашуы зарурлыгына юнәлтте.

2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең уртача сроклы фаразын эшләгәндә предприятиеләр һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан тәкъдим ителгән фараз күрсәткечләре исәпкә алыначак.

Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыкларга һәм муниципалитетларга кураторлык итүче тармакларда инвестиция климатын яхшырту, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча алып барылган эш турында мәгълүмат бирергә кушты. Баланс комиссияләрендә куркынычлар булган инвестиция проектларын, һәр инвестор белән дәүләт ярдәме, шул исәптән финанс ярдәме чараларын алу мөмкинлеген җентекләп эшләп, тикшерүне дәвам итәргә.

Икътисад министры эшче төркем әгъзаларының игътибарын барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең координацияләнгән эшен дәвам итү зарурилыгына һәм эшкуарлар тарафыннан аларны мөмкин кадәр файдалану максатларында гамәлдәге инструментлар һәм ярдәм чаралары турында мәгълүматны үз вакытында җиткерергә кирәклегенә тагын бер кат басым ясап юнәлтте.

Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыруда ярдәм итү инструментларының берсе –Республика маркетинг үзәге. Үзәк ресурслары импортны алмаштыру буенча ихтыяҗлар һәм тәкъдимнәр турында мәгълүмат кертергә мөмкинлек бирә. Каталогларны тутыру максаты – алга таба импортны алмаштыра торган сатып алулар үткәрү. 

Шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча эшче төркем утырышында Баулы һәм Менделеевск районнарының докладлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International