Татарстан Республикасы бизнеска административ басымның иң аз индексы булган төбәкләрнең беренче бишлегенә керде

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бизнеска административ басым индексында Россия төбәкләре бишлегенә керде. Бу хакта РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның дәүләт башлыгы Владимир Путинга еллык доклады кысаларында формалаштырылган дүртенче индекс материалларында әйтелә.

Индекста төбәкләрнең беренче бишлеге түбәндәгечә: Смоленск өлкәсе, Удмуртия, Адыгея, Татарстан, Ульяновск өлкәсе; ягъни күрсәтелгән төбәкләрдә эшкуарларга аз йөкләнеш бирелә. Бу хакта РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин адресына ел саен үткәрелә торган эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад кысаларында формалаштырылган индекс материалларында әйтелә.

Төбәкләр буенча административ басым индексын исәпләү методикасы контроль һәм күзәтчелекнең сигез органы –Роспотребнадзор, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россельхознадзор, ГТХМ, Ространснадзор, Росздравнадзор и Роструда эшчәнлегенең өч күрсәткеченә нигезләнә.

Түбәндәге күрсәткечләр – контрольдә тотылырга тиешле субъектларның гомуми саныннан контрольгә һәм күзәтчелеккә дучар ителгән оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өлеше (азрак булган саен яхшырак); җәзаларның гомуми саныннан кисәтүләр өлеше (күбрәк булган саен яхшырак); чараларның гомуми саныннан профилактик чаралар өлеше (күбрәк булган саен яхшырак). Бу параметрларның суммар кыйммәте төбәкнең гомуми индекста урынын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International