Татарстанның система барлыкка китерә торган предприятиеләренә 39,4 млрд сумлык ташламалы кредитлар хупланды

2022 елның 22 мае, якшәмбе

Татарстанда система барлыкка китерә торган предприятиеләргә 39,4 млрд сумлык (ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча – 18,7 млрд сум, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча – 20,7 млрд сум) ташламалы кредит алу өчен гаризалар хупланды, дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бер атна эчендә элек бирелгән гаризалар буенча система барлыкка китерә торган сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләренә ташламалы кредитларга 3 млрд сум бирелгән, ә гаризалар 8,2 млрд сумлык бирелгән.

«Республика икътисады агымдагы шартларда федераль һәм республика дәрәҗәсендәге система барлыкка китерә торган предприятиеләрнең өзлексез эшләвенә бәйле», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул искәрткәнчә, Татарстанда барлыгы 330 система барлыкка китерә торган предприятие, шул исәптән 59 ы федераль әһәмияткә ия – алар республика икътисадының яртысын формалаштыралар.

Мидхәт Шаһиәхмәтов федераль ярдәм чараларын максималь кулланырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International