Мидхәт Шаһиәхмәтов Kazansummit-2022 дә Төркия делегациясе белән очрашты

2022 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Kazansummit-2022 кысаларында Төркия Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү оешмасы (KOSGEB) җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздырды, яклар эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм хезмәттәшлекне алга таба ныгыту буенча адымнарны билгеләделәр.

Төркия Республикасы Татарстанның мөһим чит ил партнеры булып торуын билгеләп үтәргә кирәк. Кайбер эре Төркия компанияләре республиканы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм производстволарны локальләштерү урыны итеп сайладылар. Очрашу элемтәләрне актуальләштерергә һәм ныгытырга, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эзләргә һәм үзара файдалы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә тиеш.

Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың Төркия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүгә, төбәкләрнең һәм бизнеска ярдәм итү институтларының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән тәҗрибә һәм карарлар белән уртаклашу буенча тәвәккәллеген ассызыклады. Министр ассызыклаганча, Татарстан Төркия бизнесының Россия базарына чыгуы һәм ике як та нәтиҗәле файдаланырга тиешле икътисади потенциалны үстерү өчен старт мәйданчыгы була ала.

KOSGEB Президенты Хәсән Басри КУРТ Татарстанның Россия-Төркия мөнәсәбәтләре системасында, шул исәптән тарихи-мәдәни охшашлык, тел һәм дин уртаклыгы белән бәйле рәвештә аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Ул, Татарстан – уңайлы инвестицион климаты һәм бизнес-мөмкинлекләре булган төбәк икәнлеген атап, киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтергә өмет белдерде.

Соңыннан KOSGEB һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды якларның үзара хезмәттәшлек планын имзаладылар, ул ике якның да КУЭ субъектлары эшчәнлеген яхшырту өчен институцион инфраструктураны һәм ярдәм механизмнарын камилләштерүнең уртак чараларын күз алдында тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International