Татарстанда быел эшкуарлар саны 3 % ка артты

2022 елның 14 мае, шимбә

Федераль салым хезмәтенең 1 майга булган мәгълүматлары буенча, Татарстанда 165 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү турында ясаган докладында. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Ел башына үсеш темпы 103,4 % яки 5,5 мең берәмлек тәшкил итә. «Агымдагы вәзгыятьтә үсеш темпларын саклап калу, кече һәм урта эшкуарлыкның санкция басымы шартларына җайлашуын тәэмин итү бурычы тора», – дип билгеләп үтте министр.

Ул эшкуарларга финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары комплексын максималь рәвештә куллану кирәклеген, шул исәптән ташламалы кредит бирүнең федераль программаларын, финанс һәм финанс булмаган чараларның республика комплексын, сәнәгать парклары резидентлары өчен салым преференцияләре һәм финанс программалары, тикшерүләр үткәрүгә мораторий, Республика маркетинг үзәге ресурсларын куллану кирәклеген ассызыклады.

13 нче майга алынган мәгълүматларга караганда, эшкуарларга эшкуарларга федераль һәм республика ярдәм чараларын алу өчен 25,3 млрд сумлык 2,3 мең гариза хупланды.

Мидхәт ШаһиәхмәтовТатарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, барлык дәрәҗәдәге – федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятнең контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан бизнесны планлы тикшерүгә мораторий эшли, дип искәртте ул. Планлы тикшерүләр кайбер төрләр буенча контроль объектларының ябык исемлегенә карата гына сакланып калган.

«Мораторийның 2 ае эчендә республика эшкуарларын төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан тикшерүләр саны агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда 11 тапкырга кимегән. 10 марттан – мораторий кертелгән көннән бирле Татарстан Республикасында аны бозуга карата шикаятьләр килмәде», - дип белдерде министр.

Сораулар һәм бәхәсле хәлләр килеп туган очракта, бизнесның аңлатмалар һәм ярдәм сорап махсус ресурсларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар: КУЭ Корпорациясе 360° сервисы, «Тикшерелгән бизнес» республика интернет-ресурсы, Дәүләт хезмәтләре федераль порталында шәхси кабинет һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының махсус электрон почтасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International