Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын уздырды. Утырыш кысаларында тармак министрлыклары җитәкчеләре катнашында авыл хуҗалыгы тармагы мәсьәләләре каралды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркемнең алдагы утырышларында шулай ук республика икътисадының башка тармаклары да җентекләп каралачак, дип билгеләп үтте. Мондый эш форматы күрелә торган ярдәм чаралары китерә торган нәтиҗәләрне бәяләргә һәм, кирәк булганда, ярдәм программалары буенча яңа тәкъдимнәр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта катнашучылар Татарстанда 2022 елның беренче 4 аенда авыл хуҗалыгы тармагы үсеше нәтиҗәләрен һәм якын киләчәккә фаразны, шулай ук федераль финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын, шул исәптән ситема барлыкка китерә торган оешмаларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген карадылар, шулай ук баланс комиссияләрен уздыру йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Икътисад министры билгеләп үткәнчә, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыруда ярдәм итү инструментларының берсе – Республика маркетинг үзәге. Мидхәт Шаһиәхмәтов тармак министрлыкларының игътибарын предприятиеләр һәм оешмалар белән импортны алмаштыру буенча ихтыяҗлар һәм тәкъдимнәр буенча Республика маркетинг үзәгенә мәгълүмат кертү мәсьәләсен эшләү зарурлыгына юнәлтте.
Утырышта хезмәт базарындагы вәзгыять һәм тармак министрлыклары белән хезмәт базары торышына көндәлек мониторинг нәтиҗәләрен һәм предприятиеләрнең эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны җибәрү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләсе каралды.