Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча эчә торган суның сыйфатын яхшыртачаклар, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерәчәкләр һәм паркларны төзекләндерәчәкләр

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Республикада эчәргә яраклы суның сыйфатын яхшырту «Чиста су» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында каралган. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру республика шәһәрләрендә һәм районнарында җәмәгать тирәлеген төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, «Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында торак төзелешен үстерү һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программаларын стимуллаштыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 2 389,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Агымдагы елда Татарстанда 33 җәмәгать тирәлеге төзекләндереләчәк – болар Азнакай, Әлмәт, Аксубай, Актаныш, Арча, Әгерҗе, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Баулы, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Теләче, Тәтеш, Чирмешән, Чистай районнарында, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә парклар һәм скверлар.

Шулай ук Казан шәһәрендә Родина һәм Гадел Кутуй урамнары киселешендә юл чатын, Яр Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак районында район әһәмиятендәге магистраль җәяүлеләр-транспорт урамын төзү, Питрәч районындагы «Царево усадьбасы» торак комплексында хуҗалык-көнкүреш коммуникацияләренең чистарту корылмаларын реконструкцияләү планлаштырылган. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру 2022 ел нәтиҗәләре буенча 2,755 млн кв метр күләмендә торак тапшыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Илкүләм проект кысаларында шулай ук Нурлат шәһәрендә су алу узелы булган су белән тәэмин итү системасын төзү дә дәвам итә. Бу эшләрне тәмамлау республика халкының 96 % ын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, агымдагы елда Әгерҗе, Актаныш, Арча, Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Саба һәм Чистай районнарында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырылачак.

Агымдагы елда Татарстанда 48 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, әлеге чараларга 29,4 млрд сум күләмендә лимит билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» указга кул куйды, ул илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International