ТР Икътисад министрлыгы: Озак саклана торган азык-төлеккә сорау икенче атна инде нормадан түбәнрәк

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстанда озак саклана торган азык-төлеккә ихтыяҗ тотрыкланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.

«Россия Федераль Салым хезмәте тарафыннан күрсәтелгән контроль-касса техникасының агымдагы күрсәткечләренә анализ ясау ваклап сату азык-төлек базарында ихтыяҗның тотрыклануын күрсәтә. Озак саклана торган продуктларны сату күләме икенче атна инде эталоннан түбәнрәк», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән берлектә сәүдә челтәрләрендә товар запасларына мониторинг ясауны дәвам итә.

«Кибетләрдә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Сәүдә предприятиеләре беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән. Халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларында, 19 марттан башлап традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, анда республика халкы арзан бәяләрдән азык-төлек сатып ала ала. Ваклап сату челтәрендә ихтыяҗ дәрәҗәсе тотрыкланды», – дип билгеләп үтте Сибгатуллин.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан шәһәрләрендә атна саен ярминкәләр үткәрелә. «Ваклап сату челтәрендә ихтыяҗ дәрәҗәсе тотрыклануга карамастан, кайбер позицияләр буенча ярминкәләргә товарны арттырып китерү күләме саклана әле», – дип билгеләп үтте ул.

 

Азык-төлек продукциясен куллану                                   

 

 

 

Исеме

Уртача куллану (эталон атна)

Иң зур ихтыяҗ булган атна

(03.03.2022 - 09.03.2022)

Узган атна

(07.04.2022 - 13.04.2022)

 

Халыкка сатылган

Уртача куллануга карата үсеш темпы, %

Халыкка сатылган

Уртача куллануга карата үсеш темпы, %

Узган атнага карата темп, %

Макарон, тонна

490

732

149,4

438

89,4

86,9

Кузаклылар, тонна

99

173

174,0

86

86,3

94,3

Он, тонна

452

1078

238,2

306

67,7

87,9

Дөге, тонна

150

356

238.0

110

73,3

94,1

Башка ярмалар, тонна

261

607

232,8

211

80,8

84,8

Шикәр, тонна

442

1122

253,5

246

55,6

78,1

Үсемлек мае, мең литр

305

691

226,6

210

68,7

84,7

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International