Татарстан һөнәрчеләре социаль предприятиеләр булырга һәм өстәмә ярдәм чаралары алырга мөмкин

2022 елның 15 апреле, җомга

21 апрельдә Эшкуар йортында онлайн-трансляция белән «Халык сәнгать һөнәрчелеге. Ничек социаль предприятие булырга» темасына түгәрәк өстәл узачак.

21 апрельдә 15:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән социаль эшкуарлык, халык сәнгате һөнәрчелеге (НХП) һәм ярдәм институтлары катнашучылары хезмәттәшлеге аша мәдәни-агарту эшчәнлеге перспективалары турында фикер алышу максатында очрашу оештыра.

Чара барышында катнашучылар социаль эшкуарлык аша халык сәнгать һөнәрләре үсеше мөмкинлекләре, мәдәни-агарту проектларына ярдәм итү чаралары һәм Татарстанда халык сәнгать һөнәрләре үсеше өчен мөмкинлекләр турында фикер алышачаклар.

Чара спикерлары – ТР Эшкуарлыкка ярдәм Фонды, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге вәкилләре һәм башкалар.

Шулай ук төбәкләрдә халык сәнгать һөнәрләре үсеше һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге тәҗрибәсе белән Кырым һәм Санкт-Петербург вәкилләре дә уртаклашачак, Татарстан кейслары тәкъдим ителәчәк. Йомгаклау блогында дискуссия һәм сорауларны карау булачак.

Үткәрү урыны: Эшкуар йорты (Казан шәһәре, Петербург ур., 28, 3 кат, Алафузов залы). 

Теркәлү өчен сылтама: https://мсп.рф/services/support/tatarstan/103/

Оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә:+ 7-904-670-62-81, Виктория Шумейко, координаторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International