Татарстан эшкуарлары бер атна эчендә 876 млн сумлык кредит каникулы алды

2022 елның 2 апреле, шимбә

Узган атнада Татарстан эшкуарлары 1,8 млрд сумлык кредит каникулына 498 гариза биргән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шимбә көнне Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә.

876 млн сумлык 184 гариза хупланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлегә кадәр 14 районда программа буенча бер генә гариза да бирелмәгән.

«Кредит каникулына гаризалар бирү вакыты чикләнгән. Муниципалитетларга кредитлары булган эшкуарларга мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтергә кирәк», ­– дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр билгеләп үткәнчә, кредит каникулы буенча бирелгән гаризаларның гомуми санына карата кире кагулар өлеше чагыштырмача аз. Төп сәбәпләр арасында – гариза бирүчеләрнең программа шартларына туры килмәве: КУЭ субъектлары реестрына керми яки эшчәнлеге Россия Хөкүмәте билгеләгән Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторларына (ОКВЭД) туры килми.

Әлеге шартларга туры килми торган эшкуарлар өчен банк эчендәге программалар буенча кредитларны реструктуризацияләү мөмкинлеге бар.

Банк эчендәге программалар буенча кредитларны реструктуризацияләүгә бер атна эчендә 900 млн сумлык 170 гариза бирелде. 1,1 млрд сумлык 67 гариза хупланды.

Шулай ук ташламалы кредит бирүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре атна эчендә 1 млрд сумлык 14 гариза бирде. КУЭ Корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Инвестиция» программасы буенча бер атнада 500 млн сумлык 49 гариза бирелде. Россия Үзәк банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Оборотная» программасы буенча бер атна эчендә 2,1 млрд сумлык 212 гариза бирелде.

Моннан тыш, бу атнада «Программа 1764» ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру башланды. Программада 22 кредит оешмасы катнаша. Ташламалы кредитлар еллык 15 % ка кадәр ставка буенча бирелә. Кредитлар күләме: микропредприятиеләр өчен – 200 млн сумга кадәр, кече предприятиеләр өчен – 500 млн сумга кадәр, урта предприятиеләр өчен – 2 млрд сумга кадәр.

Министр билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 25 мартындагы 441 номерлы карары нигезендә, 1764 берләштерелгән программасын һәм Россия субъектлары өстенлекләре буенча «Инвестиция» кредиты бирүне стимуллаштыруны гамәлгә ашыру каралган. Әлеге программаларны төбәк тармак өстенлекләре нигезендә синхронлаштыру синергетик нәтиҗә һәм урта предприятиеләр өчен ставканы 7,5 % ка кадәр һәм кече предприятиеләр өчен 9 % ка кадәр киметү мөмкинлеге бирә. 

Дәүләт ярдәменең кризиска каршы федераль чараларының тулы исемлеге белән танышырга һәм барлык ташламалы программалар буенча җентекле мәгълүматны Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International