Татарстан экспортерлары дус илләрдәге күргәзмә чараларында катнашу өчен гариза бирә алалар

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерларыннан дус илләр территорияләрендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга гаризалар кабул итә башлый. Экспорт юнәлешле бизнес бу һәм башка ярдәм чараларына гаризаны МСП.РФ ның цифрлы платформасында онлайн бирә ала.

2022 елның 1 апреленнән Экспортка ярдәм итү үзәге МСП.РФ ның цифрлы платформасында онлайн-форматта ярдәм итү чараларына гаризалар кабул итә башлый. Түбәндәге хезмәтләргә гариза бирергә мөмкин:

  • Тышкы икътисади эшчәнлеккә өйрәтү;
  • Халыкара сертификациягә чыгымнарны финанслау;
  • Чит ил контрагентын эзләү;
  • Экспорт контрактына ярдәм итү;
  • Халыкара электрон мәйданчыкларда урнаштыру;
  • Акселерация программаларында катнашу;
  • Халыкара бизнес-миссияләрдә катнашу;
  • Халыкара күргәзмәләрдә катнашу (чараларның тулы исемлеге белән сылтамабуенча танышырга мөмкин).

Хәзерге вакытта Үзәк май аенда узачак Татарстан Республикасының күмәк һәм шәхси стендлары составында күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга җыя:

  • Төзелеш һәм интерьер 2022, Ереван шәһәрендә (Әрмәнстан), 2022 елның 13-15 мае;
  • KIHE – «Сәламәтлек саклау» Казахстан Халыкара күргәзмәсе, Алма-Ата шәһәрендә (Казахстан), 2022 елның 18-20 мае;
  • «Үзбәкстан нефте һәм газы –OGU 2022» 24 нче Халыкара күргәзмәсе һәм конференциясе, Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан), 2022 елның 18-20 мае.

Урыннар саны чикләнгән, катнашу өчен гаризаны 2022 елның 11 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Югарыда күрсәтелгән чаралардан тыш, агымдагы елда түбәндәге күргәзмәләр планлаштырылган, анда эшкуарлар үз продукцияләрен түбәндәге күмәк һәм шәхси экспозицияләр составында тәкъдим итә алалар:

  • Невада Neva Buyers Week челтәрләрне сатып алу атнасы һәм Санкт-Петербург шәһәрендә Ак төннәр күргәзмәсе, 2022 елның 21-22 июне
  • Russian Export Week, Краснодар шәһәрендә, 2022 елның 7-9 сентябре
  • Interbuild Jordan Fair 2022 (Near East Exhibition), Амман шәһәрендә (Иордания), 2022 елның 12-15 сентябре
  • MOC 2022, Александрия шәһәрендә (Мисыр), 2022 елның 18-20 октябре
  • «Химия. Нефть һәм газ – химия һәм нефть-газ сәнәгате һәм фәненең 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе», Минск шәһәрендә (Беларусь), 2022 елның 20-22 сентябре
  • AgroWorld Kazakhstan 2022 – халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, Алма-Ата шәһәрендә (Казахстан), 2022 елның 2-4 ноябре.
  • «Электр җиһазы. Яктырту техникасы. Биналарны һәм корылмаларны автоматлаштыру» 30 нчы халыкара күргәзмәсе, Мәскәү шәһәрендә, 2022 елның 6-9 июне
  • Exposec - International Security Fair, Сан-Паулу шәһәрендә (Бразилия), 2022 елның 7-9 июне.
  • Oil & Gas World Expo 2022 – нефть-газ сәнәгате халыкара күргәзмәсе, Мумбай шәһәрендә (Һиндстан), 2022 елның 8-11 июне

Барлык күрсәтелгән ярдәм чараларына гаризалар кабул итү бары тик МСП.РФ ның цифрлы платформасыаша гына гамәлгә ашырылачак. Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International