Чит ил товарларын илебездә эшләнгән шундый ук товарлар белән оператив рәвештә алмаштыру санкция басымы шартларында өстенлекле булып тора. Татарстан Республикасында бу максатлар өчен Төбәк маркетинг үзәге (РМЦ) базасында «Импортны алмаштыру үзәге» оештырылды, анда чит ил продукциясен җирле һәм Россия җитештерүчеләре тарафыннан уңышлы алмаштыру мисаллары бар инде.
Шундый мисалларның берсе – «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе. Алар АКШ җитештергән кер юу порошогын Татарстан җитештерүчесенең юу чарасына алмаштырдылар. Үзебездә җитештерелгән порошокны Казанда урнашкан Нәфис Косметикс предприятиесе чыгара.
12 номерлы Әстерхан урта гомуми белем бирү мәктәбе Болгариядә җитештерелгән Liebherr CNbe суыткычы урынына Яшел Үзәннең «ПОЗИС» АҖ җитештергән Pozis суыткычын сатып алды.
Чаллы шәһәренең «Автозавод идарә компаниясе» муниципаль унитар предприятиесе Gisa Италия асылмалы йозакларына алмашка «Чабаксар агрегат заводы» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ җитештергән асылмалы йозакларны сатып алды.
«Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты «Химресурс» фәнни-җитештерү компаниясе эпоксид сумала җитештерү буенча позиция урнаштырды. Элегрәк Россия җитештерүчеләре әлеге продукцияне Чехиядән сатып ала иде. «Казан оптика-механика заводы» АҖ Төбәк маркетинг үзәге ресурсларында бинокль сату позициясен урнаштырды, аны, санкция кертелгәнче, Россия заказчылары Япониядән алалар иде.
Һәм бу бердәнбер мисаллар гына түгел. «Импортны алмаштыру үзәге»нең ике атна гына эшләү дәверендә дә Төбәк маркетинг үзәгенең сатып алу модулендә 93 млн сумнан артык чит ил товарын алмаштыра торган продукция сатып алуга контрактлар төзелде.
Исегезгә төшерәбез, Республика маркетинг үзәге Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә-мәгълүмат ресурслары базасында, Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын үтәү йөзеннән оештырылды. Төбәк маркетинг үзәге базарда җирле җитештерүчеләр продукциясен таныту агрегаторы булып тора. Төбәк маркетинг үзәге мәйданчыгында җитештерүчеләр үз продукциясе турында тәкъдимнәр урнаштыралар, ә сатып алучылар үз ихтыяҗлары турында сөйли.
Төбәк маркетинг үзәгенең яңа механизмы илдә җитештерелә торган импортны алмаштыра торган продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге чит ил комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта ресурста җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен кирәкле, продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәр дә бар.
«Импортны алмаштыру үзәге» ресурсы Республика маркетинг үзәге сайтында ирекле файдалануда: http://rmcrt.ru/index.html
ТР Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен атнага 2 тапкыр бушлай укыту семинарлары үткәрү режимы кертелде. Укыту өчен сылтамалар http://rmcrt.ru/сайтында «Вебинарлар» бүлегендә урнаштырылган.
Шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы «кайнар линия» телефоны аша тәүлек буе эшкуарларга Төбәк маркетинг үзәге ресурсларында эшләү мәсьәләләре буенча һәрьяклы ярдәм күрсәтә: 8 800-700-98-73.