РФ Хөкүмәте тарафыннан гражданнарга социаль ярдәм чараларын алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2022 елның 1 апреле, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2022 елның 25 мартында Социаль хезмәт күрсәтү һәм дәүләт социаль ярдәме, башка социаль гарантияләр һәм түләүләр кысаларында күрсәтелә торган социаль яклау (ярдәм), социаль хезмәт күрсәтү чараларыннан файдалану мөмкинлеге турында гражданга мәгълүмат бирү Кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән 471 номерлы карар кабул ителде.

Шулай итеп, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тормыш шартларына бәйле рәвештә аның барлыкка килә торган социаль яклау (ярдәм), социаль гарантияләр һәм түләүләр чараларыннан файдалануга хокукы турында мәгълүмат бирү ысулын сайлау мөмкинлеге төшереп калдырылды.

Гражданнар мондый чаралар турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, махсус булдырылган бердәм телефон номеры буенча яки дәүләт органнарына шәхсән килеп ала алачаклар.

Шул ук вакытта гражданга, аның ризалыгы булган очракта, инициативалы хәбәр итү Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны кулланып кына автомат рәвештә башкарылачак.

Гражданнар тиешле мәгълүмат алу өчен махсус кодны һәм телефон номерларын 2023 елның 1 июненә кадәр Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәләрендә шәхсән килеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International