Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә законнар белән җайга салуның үзгәрешләре турында 2022 елның 16 мартында ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, шулай ук Татарстан Республикасы эшкуарлары берләшмәләре вәкилләре катнашты. Республикада федераль контроль төрләрен гамәлгә ашыручы территориаль федераль органнар, региональ һәм муниципаль контроль органнары вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.
Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә законнардагы төп үзгәрешләр турындагы доклад белән республиканың икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова чыгыш ясады.
Наталья Кондратова үз докладында билгеләп үткәнчә, 2022 елның 10 мартыннан 2022 елның ахырына кадәр контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан бизнеска планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий эшли. Шулай ук планлы һәм планнан тыш тикшерүләр, профилактик чаралар үткәрү өлешендә федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар яңгыратылды.
Законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, 2022 елда контроль органнарының эш үзенчәлекләрен Татарстан Республикасы Прокуратурасының Эшкуарлар хокукларын үтәүне күзәтү бүлеге башлыгы Мирзанурова Нәсимә җиткерде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров 2022 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының муниципаль структуралары тарафыннан тикшерүләр үткәрү белән бәйле карарларны тәкъдим итте.
Контроль (күзәтчелек) органнары һәм эшкуарлык бергәлеге үзара хезмәттәшлегенең барлыкка килгән мәсьәләләре буенча мәгълүматны «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев җиткерде.
Катнашучылар шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә законнар белән җайга салуга кагылышлы проблемалы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 10 мартында Россия Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 336 номерлы карары кабул ителде, аның нигезендә 2022 елның ахырына кадәр бизнесны планлы тикшерүләргә мораторий гамәлдә булачак.