15 мартта Яр Чаллы шәһәре предприятиеләренә пресс-тур узды. Haier Кытай кер юу машиналары заводына визит кысаларында санкцияләр шартларында Яр Чаллы ТОСЭР резиденты производствосын үстерү буенча планнар әйтелде.
Пресс-тур барышында журналистлар Haier заводында кер юу машиналары, шулай ук «Мастер» Кама индустрия паркында урнашкан Татарстан җитештерүчеләреннән аларга комплектлау җайланмалары җитештерү процессы белән таныштылар.
Компания мәгълүматларына караганда, предприятие санкцияләргә бәйле рәвештә җитештерүне киметергә җыенмый. Мәсәлән, Haier кер юу машиналары заводы производствосы җитәкчесе Владимир Романенко Татарстанда Кытай кер юу машиналары җитештерүченең елның икенче яртысында җитештерүне ике тапкыр арттырырга планлаштыруын хәбәр итте.
«Предприятиенең җитештерү куәте – көненә 1,6 мең кер юу машинасы. Август аеннан без, җитештерүчәнлекне арттыру өчен, икенче сменаны эшләтеп җибәрергә һәм җитештерүне икеләтә – 3,2 мең машинага кадәр арттырырга планлаштырабыз», – диде ул.
Компания мәгълүматларына караганда, быел 400 мең кер юу машинасы җитештерү планлаштырылган. Предприятиедә 250 хезмәткәр эшли. Икенче сменаны эшләтеп җибәргәннән соң, тагын 100 кешене эшкә алу планлаштырыла. Haier 2025 елга 12 завод ачарга планлаштыра. Узган ел компания суыткыч һәм катыру җиһазлары җитештерү буенча «акыллы завод» төзи башлады.
Компания билгеләп үткәнчә, ул Россиядән китәргә яки Татарстанда җитештерүне киметергә җыенмый – республикада ТОСЭР резидентлары өчен булдырылган шартлар чит ил инвесторлары өчен килеп туган икътисади вәзгыять шартларында отышлы. Шулай итеп, җитештерү күләмнәре һәм эш урыннары сакланачак. ТОСЭР резидентларына бирелә торган преференцияләр һәм ташламалар, шулай ук Татарстанның эре, урта һәм кече предприятиеләренә дәүләт ярдәме системасы республика икътисадының стабильлеген һәм тотрыклылыгын сакларга, агымдагы инвесторларны саклап калырга һәм яңаларын җәлеп итәргә, товарларга кытлык булдырмаска мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадны тотрыклы үстерү буенча республика штабының үз эшен дәвам итүен белдерде. Республика территориясендә барлык федераль һәм республика программалары дәвам итә. Махсус икътисадый зона, ТОСЭР, сәнәгать парклары, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен ярдәм чаралары саклана.
«Безнең бурыч – эш урыннарын саклап калу һәм предприятиеләребезнең тотрыклы эшен тәэмин итү», – дип билгеләп үтте министр.