Икътисад министрлыгында республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен цифрлы трансформацияләү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгында министр урынбасары Наталья Кондратова җитәкчелегендә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен цифрлы трансформацияләү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды. Утырышта министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Наталья Кондратова дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процедураларын һәм срокларын оптимальләштерү турында доклад белән чыгыш ясады. Узган ел Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан 125 төбәк һәм муниципаль хезмәт төре (шул исәптән 76 сы массакүләм социаль әһәмияткә ия) республика һәм федераль хезмәтләр порталларына чыгарылган.

Хезмәтләрне цифрлаштыру алдыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан аларны күрсәтү процессларына масштаблы анализ һәм реинжиниринг үткәрелде. Әлеге эш хезмәт күрсәтү вакытын 2 дән 12 тапкырга кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде.

Түгәрәк өстәл кысаларында республиканың муниципаль берәмлекләре һәм дәүләт хакимияте органнарының электрон рәвештә хезмәт күрсәтү буенча тәҗрибәсен тыңладылар, булган проблемаларны анализладылар һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр.

Киңәшмә барышында 2022 елга хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү планын билгеләделәр, хакимият органнарына Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оптимальләштерү буенча Россия Президенты Владимир Путинның 2023 ел ахырына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең күпчелеген көн саен һәм тәүлек буе читтән торып эшләү форматында күрсәтүне тәэмин итү турында йөкләмәсен үтәү йөзеннән үткәрелә торган пилот проектында катнашуы турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International