Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров бүген Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Коллегиясе утырышында катнашты, анда Роспатентның 2021 елга Эшчәнлек планын үтәүгә йомгак ясалды һәм 2022 елга интеллектуаль милек өлкәсендә бурычлар билгеләнде.
Утырыш барышында Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры Максим Решетников интеллектуаль Милек буенча Федераль хезмәтнең яңа җитәкчесе Юрий Зубовны тәкъдим итте. Тиешле боерыкка Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2022 елның 17 февралендә кул куйды.
Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, Роспатент илебез продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүдә төп рольләрнең берсен уйный. Ведомство Россиянең төп технологияләрен һәм яңа брендларын саклау гарантияләрен булдыра.
«Хәзерге шартларда бу Россия компанияләре, регионнар өчен дә, тулаем икътисад өчен дә гамәлдәге базарларда лидерлык өчен мөһим шарт. Бүгенге көндә интеллектуаль милек икътисади үсешнең реаль чыганагына әверелә. Бу өлкәнең актив үсешеннән башка илкүләм максатка – 3 % лы икътисади үсешкә ирешү мөмкин түгел»,– дип билгеләп үтте Максим Решетников.