Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың 2021 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

17 февральдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә, 2022 елга икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп бурычларына һәм факторларына багышланган коллегиясе булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт, туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Исаевич катнашты.

Чара башланганчы КУЭ Корпорациясе белән берлектә «Цифрлы трансформация: анда бизнес һәм дәүләт очраша» темасына түгәрәк өстәл оештырылды, аннары катнашучылар күргәзмәдә булдылар, аның кысаларында Татарстан эшкуарларының проектлары һәм бизнесны үстерүнең иң кирәкле инструментлары белән таныштылар.

Йомгаклау утырышы 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турындагы фильмны караудан башланды.

Видеоконференцэлемтә режимында доклад белән статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – төп макроикътисади күрсәткечләрдән булган халыкның тормыш сыйфаты буенча алдынгы регионнарның берсе.

Кунакларны шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Максим Топилин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – икътисад өлкәсендә һәрвакыт җитди закон чыгару башлангычларын тәкъдим итүче төбәк.

ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Ирина Макиева Татарстан шәһәрләренең үсеш өчен потенциалы зур булуын сөйләде. Республиканың 7 моношәһәре һәм 2 зур шәһәр, Казан һәм Әлмәт, Мәскәү Сколково идарә мәктәбендә белем алды. ВЭБ.РФ төркеме консультация бирә, командалар халык белән бергә үз шәһәрләрен үстерү һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен тәкъдим иткән проектларны «төрү»гә ярдәм итә. Ул моношәһәрләр белән хезмәттәшлек барлык ярдәм чараларын саклап дәвам итәчәген, тик инде ВЭБ.РФ төркеме һәм партнерлар периметрында икәнлеген дә өстәде.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовчыгыш ясады. Ул 2021 ел ил һәм республика икътисадының пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кире кайтуы белән характерлануын да билгеләп үтте. Республиканың тулай төбәк продукты 2020 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,8 % үсеш темпы белән 3 трлн 354,9 млрд сум тәшкил итте.

 «Тышкы һәм эчке факторларның җитештерү-сату чылбырларына, миграция процессларына, дөнья сәүдәсенә, төбәк базарларындагы конъюнктурага тәэсир итүе шартларында агымдагы елда безнең алда 2021 елда тулаем төбәк продуктының үсеш темпларын саклап калу буенча җитди һәм киеренке бурыч тора», – диде үзенең докладында Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бу бурычны хәл итү өчен, икътисад үсешенең мөһим резервлары булган барлык факторларын да эшкә җигәргә кирәк: икътисад тармакларының нәтиҗәле тотрыклы үсешен һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итү; инвестицион активлыкны стимуллаштыру; фәнни-белем бирү потенциалын гамәлгә ашыру; эшмәкәрлек эшчәнлеген активлаштыру һәм сату базарларын киңәйтү; муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсеше; тулаем алганда, кеше капиталын үстерү, шул исәптән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында.

Утырыш барышында «Казан вертолет заводы» АҖ генераль директоры Владимир Гинсбург, «Саба «Индустриаль паркы идарә компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Хуҗин, Федераль интеллектуаль милек буенча хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Солонович, AliExpress Россия дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча вице-президенты, стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәк үсеше» блогы директоры Александр Смекалин чыгыш ясады.

Коллегия азагында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга республика икътисадының бурычларын һәм үсеш нокталарын билгеләде һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап һәм 2022 елга бурычлары белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International