Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Алабуга» махсус икътисади зонасын (МИЗ) киңәйтү буенча Татарстанның тәкъдимнәрен исәпкә алачак

2022 елның 18 феврале, җомга

Россия Икътисади үсеш министрлыгы, нефть химиясе тармагы проектларын урнаштыру өчен, «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясен киңәйтү өлешендә Татарстан мәнфәгатьләрен исәпкә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев хәбәр итте.

«Инвестицияләрне җәлеп итү өчен, республиканың махсус икътисади зоналары мөһим роль уйный. 2022 елда без МИЗ турындагы законнарны үстерү буенча эшне дәвам итәргә ниятлибез. Беләм, Татарстан өчен металлургия өлкәсендәге проектлар өчен махсус икътисади зона территориясендә акцизлы эшчәнлек мөмкинлеге мәсьәләләре һәм нефть химиясендәге инвестицияләргә ярдәм итү максатларында «Алабуга» МИЗ ын киңәйтү актуаль булып тора», – дип белдерде Херсонцев.

Үз чыгышында ул шулай ук Татарстанның халыкның тормыш сыйфаты һәм кайбер төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. «Республика федераль проектларны гамәлгә ашыру өчен пилот төбәк булып тора. Шундый инициативаларның берсе – РФнең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов җитәкчелегендә РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән региональ инвестиция стандартын кертү», – дип ачыклык кертте Херсонцев.

Министр урынбасары шулай ук Татарстан Икътисад министрлыгының инвестиция кагыйдәләре һәм инвестиция декларацияләре җыелмасын эшләүдә актив катнашуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International