Электрон сәүдәне үстерү эшкуарлар өчен сату базарын киңәйтү өчен мөһим фактор булып тора

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «2021 ел нәтиҗәләре. 2022 елга бурычлар. Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү факторлары» темасына йомгаклау коллегиясе узды. Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов электрон сәүдәне үстерү эшкуарлар өчен сату базарын киңәйтү өчен мөһим фактор булып торуын билгеләп үтте.

«2021 елда әйдәп баручы маркетплейсларда (Вайлдберриз, Озон, eBay, Yandex.Market, KazanExpress, AlliExpress) Татарстан сатучыларының саны 23 меңнән артып китте. Әмма бу Татарстанда теркәлгән барлык КУЭ субъектларының һәм үзмәшгульләрнең нибары 7 % ы гына. Шул ук вакытта, экспертлар мәгълүматлары буенча (Data Insight), аларның, ким дигәндә, 20% ы инде хәзер үк маркетплейсларда уңышлы сәүдә итә алыр иде», – дип хәбәр итте министр.

Шуңа бәйле рәвештә эшкуарларга мәгълүмат бирү һәм аларның укыту чараларында катнашуын тәэмин итү, КУЭ субъектлары өчен ярдәм итү чараларын эшләү арттырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International