КУЭ Корпорациясе һәм Татарстан хакимияте республикада кече бизнеска ярдәм итү чараларын бергәләп үстерергә килештеләр.

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан МСП.РФ Цифрлы платформасына тоташтырылган беренче регионнарның берсе булды. Хәзерге вакытта җирле эшмәкәрләргә инде республика хакимиятләреннән 11 федераль сервисны тулыландыра торган 18 ярдәм чарасыннан файдалану мөмкинлеге бар. Алар арасында: күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу өчен гариза бирү, бухгалтерия, продукцияне сертификацияләү, товарларны танытуда ярдәм алу мөмкинлеге. Бу хакта КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында узган «Цифрлы трансформация: анда бизнес һәм дәүләт очраша» темасына түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаганда хәбәр итте. Шулай ук КУЭ Корпорациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте регионда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында килешү төзеделәр.

«Эшмәкәрлекне үстерү дәрәҗәсе, шулай ук цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча Татарстан лидерларның берсе булып тора. Шуңа күрә Республиканың платформага беренчеләрдән булып кушылуы закончалыклы факт. Төбәк эшкуарларына федераль платформада 18 ярдәм чарасы бар инде, әкренләп төбәк хезмәтләре һәм ярдәм чаралары саны артачак», – дип сөйләде Александр Исаевич.

«Эшкуарлыкка ярдәм итү Татарстан өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу өлкәдә цифрлы инструментларны гамәлгә кертү ярдәм чараларын үтемлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без КУЭ Корпорациясе белән актив хезмәттәшлек итәбез. Цифрлы платформа безнең республикада эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам. Без, үз чиратыбызда, платформаны тагын да уңайлырак һәм нәтиҗәле итү өчен, бизнес вәкилләреннән кире элемтә көтәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

КУЭ Корпорациясе генераль директоры билгеләп үткәнчә, Татарстаннан тыш хәзерге вакытта Цифрлы платформада үз сервисларын тагын 10 регион урнаштырган. Җирле эшкуарлар алар белән МСП.РФ порталында таныша һәм үзләренә кирәкле ярдәм чаралары алу өчен гаризалар бирә алалар.

«Аларның саны даими рәвештә артачак. Сайлап алуның төп критерие: сервис эшкуарларга кирәк булырга тиеш. МСП.РФ Цифрлы платформасы эшенең мөһим өлеше булып аның җаваплы эш итүе тора. Платформа эчендә эшкуарны автоматлаштырылган бәяләү (скоринг) урнаштырылган, аның нигезендә кулланучыларга бары тик көнкүреш таләпләренә җавап бирә ала торган (релевант) хезмәтләр һәм сервислар гына тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтүдән файдаланыр өчен төрле ведомстволарга йөрергә туры килә, дип ишетәбез. Бу проблеманы да платформа хәл итәчәк: дәүләт системалары арасында мәгълүмат алмашу (эшкуарның цифрлы профиле) хисабына ярдәм алу процессы гадиләштереләчәк», – дип ассызыклады Александр Исаевич.

Шулай ук КУЭ Корпорациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте регионда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында килешү төзеделәр. Документка Александр Исаевич һәм Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Килешү пунктларының берсе эшкуарлар өчен сервисларны һәм хезмәтләрне цифрлаштыруны күздә тота, аның төп максаты — бизнеска һәм үзмәшгульләргә ярдәм чараларын киңәйтү.

Исегезгә төшерәбез, Цифрлы платформа эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проект нигезендә булдырылган һәм үсә. Аны Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли. Хәзер МСП.РФ порталында үз бизнесыңны ачарга, гамәлдәге предприятиенең торышын бәяләргә һәм рейтингын алырга, берьюлы берничә банкка кредит алуга гаризалар бирергә була. Эшкуарларга үзләре сайлаган 11 федераль ярдәм чарасыннан файдалану мөмкинлеге бар. Ел ахырына аларның саны 15 кә кадәр артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International