2022 елның 12 февраленнән 10 мартына кадәр «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанда – «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу комплексында һәм KAZAN MOLL сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Тартуны ташлаучылар» акциясе узачак. Акция җәмәгать сәламәтлеген ныгытуга һәм гражданнарны никотинлы продукция кулланудан баш тартуга нигезле кызыксындыруга юнәлтелгән
Акциядә катнашучылар «Тартуны ташлаучылар» интерактив стойкаларыннан файдалана, тәмәке тартучыларның нинди проблемалар белән очрашуын белә, экспертлар һәр кешегә тискәре гадәттән арынырга ярдәм итә торган берләшмәгә күчә ала.
Акциянең механикасы гади – интерактив стойка янына килгән һәркем акциядә катнашу кагыйдәләре белән таныша, кешеләрнең тәмәке тарта башлавының сәбәпләрен өйрәнә һәм һәр тартучының юлын күзаллый ала.
Катнашучы тәмәке яки стик пачкасын стойканың эченә ташлый да интерактив эшләтеп җибәрелә һәм тәмәке тартучы очраша торган проблемалар турында сөйли. Пачка чүп бүлегенә эләккәч, ВКонтакте и Телеграммдагы «Тартуны ташлаучылар» берләшмәләренең сылтамаларына QR-кодлар яктырткычы кабына. Анда сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендәге экспертлардан файдалы мәгълүмат, фикердәшләр табарга һәм тәмәке тартудан баш тарту белән бәйле популяр сорауларга җаваплар алырга мөмкин.
Хәзер «Тартуны ташлаучылар» берләшмәсе 40 меңнән артык катнашучыны берләштерә. Берләшмә ВКонтакте һәм Телеграммда тәкъдим ителгән, аларга https://t.me/davaibrosat һәм https://vk.com/davaibrosat сылтамалары буенча кушылырга мөмкин.
Белешмә өчен:
Никотинлы продукция куллануга каршы көрәш – «Демография» илкүләм проектының бер юнәлеше. 2020 елның көзеннән илкүләм проект кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган закон үзгәрешләре ярдәмендә электрон сигаретлар гадәти тәмәкеләргә тигезләнгән,
ягъни аларга шул ук тыюлар кагыла. Гомумән алганда, 2024 елга РФ ндә никотинлы продукция куллануны киметү 10 % тәшкил итәргә тиеш. 2009 елдан өлкән яшьтәге россиялеләр арасында тәмәке тартучылар саны 39 % тан бүгенге көнгә 28 % ка кадәр кимегән.
«Демография» илкүләм проектын ың «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» федераль проектын гамәлгә ашыру иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту системасын булдыруга юнәлтелгән, ул хезмәткә сәләтле халыкның үлү куркынычы факторларын киметүгә юнәлдерелгән чараларны камилләштерүне, аерым алганда, тәмәке тартуга каршы көрәшне күздә тота.