КУЭ корпорациясе үзенең гарантияле эшчәнлегенә «зонт» механизмын тарата – аның кысаларында якынча 80 % поручительлек биреләчәк. Быелдан банклар даирәсе артты, алар унга җитте: «Открытие», ВТБ, Саклык банкы, РНКБ, Промсвязьбанк, Альфа-банк, Совкомбанк, МСП Банк, АК Барс Банк һәм «Зенит» банкы. Алар бөтен Россия территориясен колачлый. 2022 ел ахырына кадәр беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелегендә гамәлгә куела торган механизмда, 2022 елга КУЭ Корпорациясе планнарыннан күренгәнчә, ике дистәгә якын федераль һәм региональ банк җәлеп ителәчәк.
Быел «зонт» механизмы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде: банклар ташламалы программалардан, шул исәптән «1764» һәм кредит бирүне стимуллаштырудан файдаланучылар өчен ставканы 0,5 % ка киметергә тиеш. «Зонт» механизмында кече региональ банклар да катнаша ала – алар өчен 300 млн сумга кадәр поручительлекләрнең минималь лимиты буенча таләпләр киметелгән. Бу үзгәреш «зонт» поручительлек механизмын таратуга һәм географиясен киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Ел ахырына кадәр КУЭ Корпорациясе поручительлеге астында гомуми күләме 170 млрд сумга якын кредит бирү планлаштырыла. Катнашучы банкларга беренче кварталга 14,4 млрд сум лимит бирелгән, бу исә бизнеска 29 млрд сумга якын кредит акчасын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу вакыт эчендә 2 меңнән артык эшкуар поручительлек ала алыр дип планлаштырыла.
«Зонт» механизмын эшләтеп җибәрү 2021 елның сентябрь-декабрь айларында ярдәм бирелгән кече һәм урта предприятиеләрнең санын 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда алты тапкырга арттырырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта алынган кредитларның 98 % ы микро- һәм кече бизнеска туры килә. Кредитларның 29 % ы инвестиция максатларына бирелгән, һәр дүртенчесен пандемия нәтиҗәсендә зыян күргән тармак вәкилләр алган.