КУЭ ның Цифрлы платформасы сервислары Татарстан эшкуарларына ачык

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Җомга көнне, 11 февральдә, МСП.РФ доменында кече һәм урта эшкуарлык өчен Цифрлы платформада Татарстан эшкуарлары 9 төбәк хезмәтен онлайн рәсмиләштерә алачак. Апрель ахырына кадәр платформада тагын 16 төбәк хезмәте барлыкка киләчәк.

7 февральдә бөтен ил эшмәкәрләре өчен Цифрлы платформада бизнес ачу һәм алып бару өчен кирәкле 11 онлайн ярдәмче сервис эшли башлады. КУЭ Корпорациясе мәгълүматларына караганда, ел ахырына алар 15 тән артык булачак. Сервислар исемлеген платформаны эшләүдә катнашкан эшкуарлар үзләре билгеләде. Хәзерге вакытта ул бөтен Россия буенча тест режимында эшли.

Аерым блокка онлайн алырга мөмкин булган региональ ярдәм чаралары бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасы бизнес өчен хезмәт күрсәтүне цифрлаштырган иң беренче төбәкләрнең берсе булды. 11 февральдән башлап Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды карамагындагы «Минем бизнес» Үзәгенең 9 хезмәтенә онлайн-керү мөмкинлеге алачак. Болар продукцияне таныту, сертификацияләү һәм популярлаштыру, бухгалтерия алып бару, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу һәм укыту, оешманы социаль эшкуарлар реестрына кертү һәм коворкингларда урыннар алу буенча хезмәтләр. Шулай ук үз эшен башлап кына җибәрергә ниятләгән физик затлар өчен Шәхси Эшмәкәр яки ҖЧҖ не теркәү буенча хезмәт күрсәтеләчәк. Агымдагы елның апреленә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә төбәкнең цифрлы хезмәтләре санын 25 кә кадәр арттырачак.

«2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде, һәм без хәзер эшкуарлар белән хезмәттәшлекне онлайн-яссылыкка күчерүнең бик мөһим һәм вакытлы булуын аңлыйбыз. Бу бизнес һәм дәүләт коммуникацияләренең нәтиҗәлелеген гадиләштерергә һәм арттырырга, һәр аерым эшкуарның сораулары буенча чын-чынлап кирәкле чаралар тәкъдим итәргә, шулай ук дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә һәм ярдәм итәргә булыша торган кире элемтә алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Цифрлы платформаны тест формасында файдалана башлау – бу зур юлның башы гына. Безнең иң зур максатыбыз –эшкуарларның эшен, шул исәптән дәүләт белән хезмәттәшлек өлешендә дә, гадиләштерү. Бизнес белән бергә без аларга кирәкле сервисларны билгеләргә һәм аларны цифрлаштырырга тиеш. Эшкуарга башка йөзләгән төрле сайт һәм порталлардан мәгълүмат эзләргә кирәкми — аны кызыксындырган, шул исәптән төбәк хезмәтләренең күбесе бер урында булачак. Татарстан Республикасының цифрлаштыруга зур игътибар бирүе, бизнеска ярдәм итү буенча үзенең региональ финанс һәм финанс булмаган чараларын актив алып баруы һәм үстерүе бик мөһим», – дип ассызыклады КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

КУЭ Корпорациясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ел дәвамында бизнес һәм коммерция платформалары соравы буенча өстәмә сервислар интеграцияләнәчәк. Сайлап алуның төп критерие: сервис эшкуарларга кирәк булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес өчен цифрлы платформа КУЭ Корпорациясе һәм Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән. Аны төзү беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкли торган эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты белән каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International