ФОТ 3.0 программасы нигезендә эшкуарлар алган ярдәм күләме буенча Татарстан алдынгыларның берсе булып тора

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, ФОТ 3.0 программасы буенча ташламалы кредитларны 26 меңнән артык компания хуплаган һәм 650 меңгә якын эш урынын саклап калу мөмкин булган. ФОТ 3.0 программасының икенче этабы 1 ноябрьдә, эшләми торган көннәр чорында бизнеска ярдәм итү буенча кризиска каршы чара буларак, эшләтеп җибәрелде. ФОТ 3.0 программасы нигезендә эшкуарлар алган ярдәм күләме буенча Татарстан алдынгыларның берсе булып тора.

Программа гамәлдә булган ике ай эчендә Россия бизнесы 88,7 млрд.сум күләмендә ташламалы кредит алган. Шуларның 4,37 млрд.сумы Татарстан Республикасы өлешенә туры килә, анда кредит бирүнең ташламалы программасыннан 1163 эшкуар файдаланган.

Иң күп ярдәмне Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан, Свердловск, Ростов, Самара һәм Чиләбе өлкәләре эшкуарлары алган. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елда гамәлдәге федераль һәм региональ ярдәм программалары турында бизнеска адреслы мәгълүмат җиткерү, шулай ук кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итү буенча күләмле эш башкарылды.

Моннан тыш, икенче этап кысаларында 2021 елның яз-җәй айларында кредитлар алган 13,5 мең Россия компаниясе өчен ФОТ 3.0 программасының икенче этабы кысаларында кредитны түләү срогын 1 елга кадәр озайту хисабына ай саен финанс йөкләнеше киметелгән. 

Банк кредитларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен, узган елның көзендә шулай ук «зонтлы» поручительстволар механизмы эшләтеп җибәрелде. Аның ярдәмендә кече һәм урта бизнес өстәмә рәвештә 25 млрд.сумнан артык акча җәлеп итә алган. Беренче вице-премьер  Андрей Белоусов җитәкчелегендә КУЭ илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган бу ярдәм чарасы бизнеска 2024 елга кадәр кимендә 600 млрд. сум финанс  алырга ярдәм итәчәк, дип көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International