Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2012 елның 12 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр экспертиза үткәрелә:
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Юридик затларга дәүләт яки муниципаль мөлкәттә булган җир кишәрлекләрен сату үткәрмичә файдаланып торуга бирү, социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектларын урнаштыру, күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2021 елның 9 июлендәге 554 номерлы карарына;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы мөлкәтендәге яки үзләренә карата дәүләт мөлкәте чикләнмәгән, үзләрендә биналар, корылмалар яки бүлмәләр урнашкан җир кишәрлекләрен Россия Федерациясе Җир кодексының 39.20 статьясында каралган очракларда мондый биналар, корылмалар яисә бүлмәләр милекчеләренә сату турында» 2012 елның 3 октябрендәге 827 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 12 мартындагы 124 номерлы карарына.
Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.
Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен һәм мәнфәгатьле башка затларны әлеге норматив хокукый актларга экспертиза ясау кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз.
Анда эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә торган яисә аларны кертүгә этәрә торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларының нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче нигезләмәләр булган очракта, үз искәрмәләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү секторына әлеге электрон адреска юллавыгыз сорала: av.ponomareva@tatar.ru Elena.Mayatina@tatar.ru.