Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының инвестиция советы утырышында катнашты

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының инвестиция советы утырышын уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Утырыш кысаларында катнашучылар 6 инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чаллы шәһәрендә балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Проект автокаланың 67 нче микрорайонында гамәлгә ашырылырга әзерләнә, 44 эш урыны булдырылачак.

«АэроМост» компаниясе Горький исемендәге үзәк паркны һәм Казандагы «Ак Барс Арена» стадионын тоташтырачак канат юлы проектын тәкъдим итте. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 3 млрд.сум тәшкил итәчәк һәм аны төзү өчен 120 эш урыны булдыруны күздә тота.

Кирәкле җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 2,9 га тәшкил итә. Канатлы юлның озынлыгы – 2773 м, ул Рус-Алман Швейцариясенең парк зонасы аша узачак һәм аның аша яшел шәһәр зоналарына искиткеч күренеш ачылачак.

«Фалкон Девелопмент» компаниясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районы территориясендә күзәтү каланчасын төзү проектын тәкъдим итте. Проект «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак. Күзәтү каланчасы төзелешенә инвестицияләр күләме 50 млн.сум тәшкил итәчәк. Каланчаның үз биеклеге 30 метрга җитәчәк.

«Зеленодольск 3» күпләп сату-бүлү үзәген төзү проекты белән «Ромекс» компаниясе вәкилләре чыгыш ясады. Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инвестицияләр – 1,88 млрд сум, 1000нән артык эш урыны булдырылачак. Булачак бүлү үзәгенең гомуми мәйданы 10,3 гектар тәшкил итәчәк, ә төзелеш инде 2022 елда ук башланыр дип көтелә. Проектның максаты – зур йөкләрне саклау һәм эшкәртү мәйданчыгы оештыру.

«Транзит-Сити» компаниясенең «Зеленодольск» сәнәгать паркы янында күп функцияле зур автокомплекс оештыруы Татарстан Республикасының инвестиция советы утырышында каралган чираттагы проект булды. Автокомплекс территориясендә пропан, бутан һәм электр зарядлары станцияләрен төзү планлаштырыла. Шулай ук йөк машиналары өчен аларны юдырту урыннары, җиңел машиналар өчен мөстәкыйль хезмәт күрсәтелә торган юдырту урыннары һәм йөк машиналары өчен кросс-докинг күздә тотыла, ул сәнәгать паркы янында  уңайлы җирдә урын алачак.

Проектка кертелгән инвестицияләр күләме 382 млн.сум тәшкил итәчәк һәм 5 га мәйданда гамәлгә ашырылачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автокомплексның төзелә торган инфраструктурасы ул гамәлгә ашырылачак территория өчен бик мөһим.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International