ТР Икътисад министрлыгы үзмәшгульләр өчен субсидияләр бирә башлау турында игълан итә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

«Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 476 гариза кабул ителгән.

2021 елның 9 декабренә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 25 млн сумга якын субсидия бирү турында уңай карарлар кабул ителде. Исегезгә төшерик, программа бюджеты 50 млн сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта белгечләр гаризаларны эшкәртүне дәвам итә. Беренче түләүләр киләсе атнада планлаштырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International