Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Балалар коррупциягә каршы!» дигән балаларның иҗат күргәзмәсе оештырылды

Конкурсның төп максаты – яшь буында коррупциягә каршы килә торган тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм коррупциягә каршы этика тәрбияләү. Конкурста учреждение хезмәткәрләренең  3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалары катнашты.   

Үз рәсемнәрендә балалар коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәтне һәм аның әйләнә-тирә дөньяга йогынтысын сурәтләгәннәр.

Министрлык тормышында актив катнашкан өчен күргәзмәдә катнашучыларның барысына да, шулай ук ата-аналарга рәхмәт белдерәбез. Рәсем авторлары бүләкләр алачак.

Моннан тыш, агарту, белем бирү һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатында Министрлыкның Социаль-икътисадый мониторинг департаментында хезмәткәрләрдә коррупциягә каршы торыш формалаштыруга юнәлтелгән мәгълүмат материалы әзерләнде.

Презентация коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.

Аның белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International