Татарстан эшкуарлары финанс белеме буенча онлайн-зачет тапшыра ала

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 30 ноябреннән 16 декабренә кадәр Татарстанда, бөтен Россиядәге  кебек үк, финанс белеме буенча ел саен онлайн-зачет уза. Оештыручылар булып Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тора. Үз белемнәрен тикшереп, эшкуарлык җәмгыяте вәкилләре дә шәхси киңәшләр алырга мөмкин.

Кече һәм урта бизнес хуҗалары өчен зачетның аерым өлеше каралган, анда 13 декабрьгә кадәр катнашырга мөмкин. Эшкуарлар өчен сораулар өлеше төрле финанс җайланмаларына һәм дәүләт ярдәме чараларына багышланган. Зачетта катнашучылар үзләренең йомшак урыннарын ачыклый һәм финанс белемен күтәрү өчен материаллар ала алачак.

Онлайн-зачет гадәттәгечә ике дәрәҗәле катлаулылыкка бүленгән: база өлеше  финансларны ачыклый башлаучылар өчен билгеләнгән, алга киткән өлеше – төрле финанс продуктлары һәм хезмәтләрдән файдалану тәҗрибәсен алган кешеләр өчен.

Тест 30 сораудан тора. 20 һәм аннан күбрәк сорауга дөрес җавап биргән очракта, катнашучы исемле сертификат һәм үз нәтиҗәләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашу мөмкинлеген алачак. Сынауга бер сәгать вакыт бирелә. Зачет үтеп карау мөмкинлекләре чикләнмәгән.

Зачетта катнашу өчен finzachet2021.ru сайтында хәзер үк эшкә керешергә мөмкин.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен өстәмә рәвештә аларның финанс хезмәтләренә ихтыяҗы һәм алардан канәгать калуы турында да сораштыру уза.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International