Рөстәм Миңнеханов республика бизнесы белән очрашу үткәрде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «Мастер» КИП мәйданчыгында регион эшкуарлары белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, пандемия һәм тиешле чикләүләр икътисадта, шул исәптән бизнес эшендә сизелерлек чагылыш тапты. Моның белән беррәттән, кайбер өлкәләрдә, киресенчә, үсешнең тизләтелгән темпы күзәтелә, электрон сәүдә, илтеп җиткерү өлкәсе һәм башкалар турында сүз бара.

«Республикада бизнесны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Атна саен без муниципалитетларыбызның социаль-икътисадый үсеше һәм эшкуарлык мәсьәләләрен карыйбыз», – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов

Видеэлемтә буенча очрашуда катнашучыларга РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Татарстан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыруда актив позициядә тора. 

Шулай ук Илюшникова билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәнәгать инфраструктурасын үстерү буенча да, шул исәптән парклар төзү эше алып барыла: «Бүген безнең чара «Мастер» Кама индустриаль паркы» АҖ территориясендә уза, аны финанслау Россия Икътисадый үсеш министрлыгы линиясе буенча да тормышка ашырылган.

Очрашу кысаларында 8 мәсьәлә каралды. Сәнәгать предприятиеләре вәкилләре җитештерү эшчәнлеге өчен кирәкле техник кислородка кытлык турында хәбәр итте. Бу бүген техник кислородның зур күләме сәламәтлек саклау ихтыяҗларына тотылуы белән аңлатыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төп өстенлек – гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы. 

Шулай ук эшкуарлар бизнеска ярдәм итүнең барлык чараларын да «цифрга» күчерүне сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың тиешле онлайн платформа ярдәмендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү тәҗрибәсе бар. Ул ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгына һәм ТР Икътисад министрлыгына электрон рәвешкә мөмкин кадәр тизрәк күчерүне, шулай ук эшкуарлар өчен әлеге тема буенча махсус белем бирүне оештырырга кушты. 

Очрашуда эшкуарларның каты коммуналь калдыклар өлкәсендә төбәк операторлары белән үзара мөнәсәбәтенә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, бүген каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү тәртибендә каршылыклар килеп чыга. Эшкуарлар белән төзелгән күпчелек шартнамәләрдә түләү калдыкларның фактик күләменә карап түгел, ә норматив буенча исәпләнә. ТР Президенты профильле хезмәтләргә бу проблеманы анализларга һәм, кирәк очракта, Россия Премьер-министры адресына мөрәҗәгать әзерләргә кушты. 

Сорауларның аерым блогы үзмәшгульләр эшчәнлегенә багышланган иде. Шулай итеп, ТР Президентына Чаллыда «Казан» агросәнәгать паркына охшаш мәйданчык булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, анда үзмәшгульләр үз производстволарын оештыра алачак. Автокала мэры Наил Мәһдиев әлеге идеянең игътибар белән каралачагы турында билгеләп үтте. 

Очрашуда шулай ук үзмәшгульләр белән хезмәттәшлек иткәндә эшкуарлар өчен салым органы белән хезмәт һәм граждани-хокук мөнәсәбәтләрен чикләү буенча уртак алымнар эшләүдә ярдәм итү турында да сорадылар. Рөстәм Миңнеханов эшкуарларның үзмәшгульләр белән эшләү кагыйдәләрен җентекләп аңлатып, белешмәлекләр булдырырга кушты.

Моннан тыш, очрашу барышында муниципальара пассажир йөртү өлкәсендә контроль оештыру һәм АСИҮТ резидентлары өчен киметелгән иминият кертемнәрен куллану срокларын озайту мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сәнәгать парклары һәм АСИҮТ резидентлары тарафыннан җир алу процедурасын гадиләштерергә кушты.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International