Казан эшкуарларын «Эшкуарлык мәктәбе» дигән бушлай тренингка чакыралар

2021 елның 15 октябре, җомга

18 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бизнесны киңәйтү яки аның юнәлешен үзгәртү буенча бушлай укулар узачак. Тренингны ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды оештыра.

Укытуны КУЭ корпорациясенең сертификацияләнгән тренеры Михаил Унтура үткәрәчәк. Ул бизнесны анализларга, проблемалы зоналарны билгеләргә һәм хәл итү юлларын табарга ярдәм итәчәк.

Эшкуарларга кече һәм урта бизнес өчен практик маркетингның заманча инструментлары, кеше ресурслары һәм товар-матди запаслар белән идарә итү, финанс планлаштыру, товарның/хезмәт күрсәтүләрнең үзкыйммәтен калькуляцияләү, шулай ук бухгалтерлык исәбен алып бару турында сөйләячәкләр.

Уку нәтиҗәсендә катнашучылар бизнеста үз юнәлешләрен анализлый һәм алга таба үсеш планын төзи алачак. Мәктәп тәмамланганнан соң «Корпорация МСП» АҖ программасын узу турында сертификат биреләчәк.

Мәктәп укулары 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында (Казан. шәһәре, Петербург урамы, 28) узачак. Тренингка әлеге сылтама буенча теркәлеп була https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1763107/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International