Казанда илкүләм проект буенча «Эшкуар әлифбасы» белем бирү курсы узды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Эшкуар йортында яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен белем бирү программасы тәмамланды. 5 көн дәвамында алар сертификацияләнгән бизнес-тренер Асель Бекеевадан лекцияләр, мастер-класслар, практикумнар карады. Чара ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. 

«Эшкуар әлифбасы» – яңа эш башлаучы бизнесменнар өчен иң тулы уку программасы. Ул потенциаль эшкуарларга иң яраклы бизнес-модельне сайларга һәм аны гамәлгә ашыру өчен җентекле адымнар ясарга мөмкинлек бирә.

Уку нәтиҗәләре буенча «Эшкуар әлифбасы»нда катнашучы 20 кеше үз бизнес-проектларын төзеде һәм аларны яклады, шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ программасын узу турында сертификатлар да алды. 5 көнлек курста катнашучылар курсның бай булуын, гамәлләрне башкару һәм материалны ныгыту өчен күп практикалар булуын билгеләп үттеләр.

«Тренинглар барлык теләүчеләр өчен дә бушлай. Мондый чаралар үткәрү нәтиҗәсендә «Минем бизнес» үзәгенә килүче физик затлар һәм эшкуарлар белән элемтәне югалтмыйбыз, алар һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар: юридик затны теркәп, исәп-хисап счетын ачарга, алга таба эшләү өчен салым салуның иң кулай системасын сайларга кирәк», – дип сөйләде ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондында эшкуарлар өчен бушлай тренинглар айга берничә тапкыр уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International