Сатып алуларда катнашучы Татарстан эшкуарларына киметелгән ставка буенча банк гарантияләре бирелә

2021 елның 15 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган региональ Гарантия фонды банк гарантияләре бирү буенча Россиянең әйдәп баручы бәйсез платформасы булган Goodfin белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Платформа белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә 2022 елның 1 гыйнварыннан эшкуарларның түбәнәйтелгән ставкалар буенча ярдәм алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Хезмәттәшлек турында килешү Татарстан эшкуарларына сатып алуларда катнашуны тәэмин итү өчен ТР Гарантия фондыннан ярдәм алу мөмкинлеген бирәчәк. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә төбәкнең гарантия оешмасы «бәйсез гарантияләр» тәкъдим итәчәк.

Сатып алуларда катнашу өчен гаризаны тәэмин итү – заказчы яки вәкаләтле орган билгеләргә хокуклы таләп, кагыйдә буларак, бу – акча яки банк гарантиясе. Сатып алу процедурасы тәмамланганнан соң намуслы катнашучыларга тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралары тулы күләмдә кире кайтарыла.

Хәзерге вакытта, кредит оешмалары бу хезмәтне күрсәткән өчен бирелгән гарантиянең кимендә 2%ы күләмендә комиссия алалар. Гарантия фонды ярдәме кече һәм урта бизнес субъектларына чыгымнарны сизелерлек киметергә һәм 1,2% ставкасы буенча гарантияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.

Платформа КУЭ субъектларына гарантиягә турыдан-туры шәхси кабинет аша гариза бирергә һәм ТР Гарантия фондыннан берничә сәгать эчендә кабул ителгән карар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, эшкуарлар, гамәлдәге законнар таләпләрен үтәп, 24/7 режимында «бәйсез гарантияләр» ала.

«Алдынгы тәҗрибәне куллану, уңайлылык, тизлек, бирү процессын автоматлаштыру, күпьеллык платформа тәҗрибәсе Татарстан Республикасы Гарантия фондына эшкуарларга банкларга мөрәҗәгать иткәндә үзләре күнеккән сервис хезмәтен күрсәтү һәм эшне тизрәк башкарырга ярдәм итәр, дип ышанам. Бәяләр сәясәтен җайга салу мөмкинлекләре, дәүләт ярдәме чаралары Татарстан эшкуарларына сегментта иң түбән процентка бәйсез гарантия алу мөмкинлеген бирәчәк», – дип хәбәр итте Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.

«Аңлашылганча, хезмәт кече һәм урта бизнес клиентларына күрсәтелә. Иң мөһиме, документларны тапшырудан алып хуплау өлешеннән башлап, гарантия бирү процессы онлайн формада уза. Татарстан безнең өчен яңа алымнар эшләнәчәк беренче төбәк булды, һәм киләчәктә без бөтен илнең гарантия фондлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Goodfin платформасының коммерция директоры Мурад Джалилли.

Билгеләп үтик, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән сатып алуларда катнашу өчен 69,2 млрд. сумлык 47 954 контракт төзелгән.

Белешмә өчен:

Goodfin – юридик һәм физик затлар өчен финанс онлайн-платформасы. Мәйданчыкта тендерлар эзләүдән алып тендер заемы бирү, дәүләт контрактын үтәүгә кредит һәм банк гарантияләре рәсмиләштерүгә кадәр дәүләт заказында катнашучылар өчен кирәкле бөтен функционал гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International