Татарстанда 10 номинациядә иң яхшы эшкуарларны сайладылар

2021 елның 15 октябре, җомга

Казанда «Россиянең яшь эшкуары 2021» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Региональ этап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелә.

Татарстанның 16-35 яшьлек 150дән артык эшкуары конкурста катнашу өчен гариза биргән булган. Катнашучыларны сайлап алу 10 номинация буенча узды: «Интернет эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Социаль өлкәдә эшкуарлык», «Җитештерү», «Иинновацион эшкуарлык», «Сәүдә», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе», «Халыкара эшкуарлык», «Үзмәшгульләр».

Җиңүче проектлар икътисадның төрле тармакларында тәкъдим ителгән иде. Хезмәт күрсәтү, җитештерү, интернет-эшкуарлык һәм үзмәшгульлек өлкәләреннән эшкуарлар югары активлык күрсәтте. «Җитештерү» номинациясендә каһвә стойкалары һәм шуңа бәйле җиһазлар җитештерүче компания лидер булды. Яңа туган балалар өчен йөзү үзәге социаль эшкуарлык өлкәсендә җиңүче булды.

«Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә бизнес үсеше һәм бизнес өчен инвестицияләр җитештерүче экосистема җиңүче булды. Бу экосистема эшкуарлар өчен булдырылган, анда алар инвестицияләр генә түгел, ә сатыла торган әйберләрне төргәкләү һәм сталураны үстерү буенча сыйфатлы сервис та алачак.

Җиңүчеләргә беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен дипломнар тапшырылды. Барлыгы 22 кеше бүләкләнде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Конкурста 2021 елда «Социаль предприятие» статусын алган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашты. Татарстанның социаль предприятиеләре вәкилләренең ике проекты Конкурста югары бәяләнде һәм дипломнар белән бүләкләнде. «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә икенче урынны Баулы шәһәренең балалар үсеше студиясе алды, «Социаль өлкәдә эшкуарлык» номинациясендә икенче урынны Бөгелмә шәһәрендәге шифаханә-профилакторий алды.

Бу чара быел, килеп туган эпидемиологик хәл аркасында, онлайн-форматта үткәрелде. Республиканың иң яхшы эшкуарлары федераль этапта катнашачак һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. Конкурсның финалы 2021 елның ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак. 

Татарстанда «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узды. 2010 елдан башлап бәйге яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру һәм уңышлы эшләүче яшь эшкуарларны бүләкләү максатларында ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International