Татарстан моношәһәрләрендәге компанияләр мәгълүмат технологияләре өлкәсендә чишелешләр эшләү өчен 300 млн.сумга кадәр грант ала алалар

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан моношәһәрләреннән булган компанияләр Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фондыннан илебездәге программа белән тәэмин итү һәм программа-аппарат комплексларын эшләү, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россия чишелешләрен гамәлгә кертү өчен грант ярдәме алырга мөмкин. Грант суммасы: 10-300 млн.сум.

2021 елда федераль бюджеттан күрсәтелгән ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга каралган акчаларның гомуми күләме 3,8 млрд.сум тәшкил итә.

Ярдәмнең гамәлдәге юнәлешләреннән түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә мөмкин: инженерлык хезмәте, идарә итү системасы, предприятие ресурсларын планлаштыру системасы, яңа коммуникацион интернет-технологияләр, клиентлар белән үзара мөнәсәбәтләр белән идарә итү системасы (CRM), робототехника комплекслары, робототехника җайланмалары белән идарә итү системалары һәм башкалар.

2021 елга дәүләт ярдәменең өстенлекле юнәлешләре Хөкүмәтнең цифрлы үсеш, тормыш сыйфатын яхшырту һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә кертү шартларын яхшырту өчен мәгълүмат технологияләрен куллану комиссиясе президиумы тарафыннан расланган

Грант ярдәме программасын гамәлгә ашыру Моношәһәрләрне үстерү фондының (ВЭБ.РФ төркеме) мәгълүмат ярдәме белән бергә бара.

Грантлар бирү таләпләре һәм шартлары турында тулырак мәгълүмат белән РФРИТ рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://рфрит.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International