ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Кама кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов "Татарстан Республикасының азык-төлек кластеры эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары" чарасында катнашты.  Чара кысаларында кластерның эшчәнлек нәтиҗәләре, бергәләп гамәлгә ашырыла торган проектлар, кластерда катнашучыларга дәүләт ярдәменең хәзерге һәм киләчәктә булырга мөмкин чаралары, киләсе елга кластерны үстерү концепциясе һәм перспективалы юнәлешләре яктыртылды.

 

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 95 ел булуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының хуҗалык планын дөрес эшләү максатларында 1922 елда ТАССР Дәүләт планы турында нигезләмә раслана. Ведомствоның бүгенге көндәге варисы - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы субъектларның берсе булуын билгеләп үтеп, ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилей дата белән котлады. 

Бүген Казанда Эшкуар йорты ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Петербург урамы, 22 адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк "бер тәрәзә" режимында 180 артык хезмәт күрсәтәчәк һәм эшкуарларга  сыйфатлы һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде Татарстан Президентына ТР икътисад министры Артем Здунов.

Бинаның беренче катын бизнес өчен хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге һәм Саклык банкы бүлеге били, ә икенче катта "Региональ лизинг үзәге" урнашкан. Эшкуарлар йортының өченче катына якын арада уку үзәге, коворкинг-зона һәм башкалар урнашачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International